Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районында физкультурачы көнен билгеләп үтәчәкләр
Ел саен август аеның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле ХХ нче гасырның 20-30 нчы елларында, "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" дигән шигарь белән совет властеның беренче унъеллыкларында ук популяр иде. Бүген исә Физкультурачы көнен барлык тренерлар, физкультура укытучылары, спортчылар һәм физкультура белән мавыгучылар үз бәйрәмнәре...
Ел саен август аеның икенче шимбәсендә Россиядә Физкультурачы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әле ХХ нче гасырның 20-30 нчы елларында, "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" дигән шигарь белән совет властеның беренче унъеллыкларында ук популяр иде.
Бүген исә Физкультурачы көнен барлык тренерлар, физкультура укытучылары, спортчылар һәм физкультура белән мавыгучылар үз бәйрәмнәре дип саныйлар.
Быел Физкультурачы көне 12 нче августка туры килә. Бу көнне Биектау районының барлык спорт мәйданчыкларында - универсаль спорт мәйданчыкларында, "Казан арты" ял паркында, "Биектау" спорт комплексында спорт чаралары узачак.
Район Башкарма комитеты карары нигезендә чаралар программасы расланды. Мәсәлән, "Казан арты" паркында мини-футбол, волейбол бәйгесе, шулай ук район Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә караган учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында спорт Сабан туе узачак.
"Спорт комплексы" учреждениесендә 10:00дән 12:00гә кадәр шашка һәм шахмат, өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылачак.
"Чыршы" балаларны сәламәтләндерү лагеренда яшь категорияләре буенча ГТО нормаларын тапшыру планлаштырылган. Программага 100 метрга йөгерү, кулларда күтәрелү, аякларны төз тотып, баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, чалкан яткан килеш гәүдәңне күтәрү кебек төрләр кертелгән.
Әлдермеш, Чыпчык авыл җирлекләрендә яшьләр командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә уен булачак.
Волейбол буенча очрашулар Дөбьяз, Шәпше, Учхоз һәм Коркачык авыл җирлекләрендәге спорт мәйданчыкларында узар.
Шулай ук Каенлык, Усад, Дачное, Чернышевка, Суыксу, Мәмдәл, Урта Алаттагы универсаль спорт мәйданчыкларында баскетбол, волейбол уеннары һәм күңелле стартлар уздыру планлаштырылган. Алар иртәнге 9дан көндезге 12 гә кадәр барачак.
Командалар һәм катнашучыларны теркәү 8:30 дан 9:15кә кадәр дәвам итәчәк. Чара 9:30да башлана. Спортның аерым төрләре буенча ярышлар 10:00да старт ала.
Физкультурачы көнендә катнашуга гаризалар район Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә 11 нче августка кадәр 8 (84365) 2-35-88 факсы буенча кабул ителә (шалтыратулар 8:00дән 17:00гә кадәр кабул ителә). Гаризаларны шулай ук biektau.odms@mail.ru электрон почтасына да, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Совет урамы, 15 нче йорт адресына да җибәрә аласыз.
Физкультурачы көненең рәсми ачылышы яңа "Казан арты" паркында 9:00 сәгатькә планлаштырылган. Әлеге чара кысаларында районда спорт үсешенә өлеш керткән өчен спортчыларны бүләкләү булачак.
Физкультурачы көне кысаларында бүген, 11 нче августка Ямаширмә һәм Бөреледә 2017 нче елда "Универсаль спорт мәйданчыклары төзү" республика программасы буенча төзелгән универсаль баскетбол-волейбол спорт мәйданчыкларын ачу планлаштырылган.
Барыгызны да спорт бәйрәмендә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев