Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында физик мөмкинлекләре чикле кыз – Азалия Шиһабиевага ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерт булды (+ФОТО)

Биектау районында физик мөмкинлекләре чикле кыз - Азалия Шиһабиевага ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерт булды. Анда татар эстрадасы йолдызлары катнашты. Монысы инде күләмлелеге һәм шушы зур ихтыяр көченә ия, "кечкенә генә булса да, төш кенә булган" кызчыкның язмышына битараф калмаган кешеләрне җыйган икенче концерт инде. Бу кичне үзәк мәдәният йорты...

Биектау районында физик мөмкинлекләре чикле кыз - Азалия Шиһабиевага ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерт булды. Анда татар эстрадасы йолдызлары катнашты. Монысы инде күләмлелеге һәм шушы зур ихтыяр көченә ия, "кечкенә генә булса да, төш кенә булган" кызчыкның язмышына битараф калмаган кешеләрне җыйган икенче концерт инде.

Бу кичне үзәк мәдәният йорты халык белән шыгрым тулды. Балаларның баш мие фалиҗы белән авыручы Азалия Шиһабиевага ярдәм итү максаты белән хәйрия концертка 200дән артык кеше җыелды. Кич буена сәхнәдә татар эстрадасының шөһрәтле артистлары чыгыш ясады. Алар барысы да шушындый рәхимсез авыру белән көрәштә кызга ярдәм кулы сузу теләге белән килгәннәр.

- Безнең булышлык һәм, әлбәттә, Ходай Тәгалә ярдәме белән кыз аягына баса алсын һәм үзенең барлык хыялларын тормышка ашырсын иде, - дип теләде Азалиягә җырчы Гүзәл Мәхмүтова.

Хәйрия концертны "Мандарин" бию студиясе һәм "Биектау" медиахолдингы оештырды. Кызчык белән очраклы рәвештә генә танышу зур дуслыкка әверелде. Һәм хәзер әлеге дуслык кызга яшәү көче бирә, савыгуына өмет уята.

Бу кичне 50 мең сумнан күбрәк акча җыелды. Һәм мондый ярдәм тамашачылар, артистлар һәм Азалия Шиһабиеваның язмышына битараф калмаучыларның рәхим-шәфкате бәрабәренә мөмкин булды. Концерттан җыелган акчалар кичә азагында кызның гаиләсенә тапшырылды һәм алар аны дәвалауга сарыф ителәчәк.

Тиздән Азалия Петербургка озаклап дәваланырга китәчәк. Моңа кадәр кыз әле куркыбрак торса, хәзер аның күңеле тәвәккәллек белән тулы. Азалия үзенең аякка басачагына ышана. Мондый ярдәм булганда артка чигенү һич мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев