Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында драматургларның беренче Бөтенроссия семинары узды

Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Кече Битаман авылында драматургларның Туфан Миңнуллин исемендәге беренче Бөтенроссия семинары узды. Киләчәктә ул Татарстан һәм әйләнә-тирә төбәкләрнең генә түгел, бөтен Россия режиссерлары һәм драматургларының да бергә җыелып аралаша, фикер алыша торган урынына әверелер дип фаразлана. Семинар уздыру урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Драматург һәм...

Әле шушы көннәрдә генә Биектау районының Кече Битаман авылында драматургларның Туфан Миңнуллин исемендәге беренче Бөтенроссия семинары узды. Киләчәктә ул Татарстан һәм әйләнә-тирә төбәкләрнең генә түгел, бөтен Россия режиссерлары һәм драматургларының да бергә җыелып аралаша, фикер алыша торган урынына әверелер дип фаразлана.

Семинар уздыру урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин бу авылда берничә тапкыр булган. Шушы якларның табигатенә гашыйк булып, ул кечерәк кенә бер йорт та салып куйган. Бу шулай ук шагыйрь Рафис Корбанның да туган җире, Татарстанның Язучылар Союзы рәисе Данил Салиховның да шушында йорты бар.

Татарстанның мәдәни, театр тормышы өчен мөһим вакыйганы ТРның Мәдәният министрлыгы, ТРның Язучылар Союзы һәм Биектау районы хакимияте оештырды. Семинарга Татарстаннан режиссерлар, язучылар, драматурглар, театр әһелләре, тәнкыйтьчеләр килде, Башкортостаннан, Чувашиядән, Марий Элдан, Удмуртиядән кунаклар чакырылды. Барлыгы 40кеше җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында шөһрәтле драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да бар иде.

Татарстанның Язучылар Союзы рәисе, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, драмаург, прозаик Данил Салихов әйтүенчә, "семинар үз алдына иҗат кешеләрен бер мәйданчыкка туплау максатын куя":

- Без бик күп кунаклар каршыладык, алар бөтен Татарстаннан, Россия төбәкләреннән килделәр. Семинар барышында 8 пьеса укыдык һәм фикер алыштык. Кызыклы пьесалар булуын ачыкладык - аларның кайберләре белән семинарга килгән режиссерлар кызыксына да башлады инде, - диде ТРның Язучылар Союзы рәисе. - Мондый зур чараларны үзең генә уздырып булмый. Биектау районы җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, авыл кешеләре безгә зур ярдәм күрсәттеләр.

Әлфия Миңнуллина бу чараның беренче нәүбәттә драматурглар өчен бик тә мөһим булуын билгеләп үтте:

- Әти гел киләчәк турында уйланып яшәде, яңа, яшь авторлар барлыкка килүен теләде. Семинар - аның уй-фикерләренең дәвамы. Һәм семинарның нәкъ менә әтием яраткан урында узуы да безнең гаилә өчен гаять әһәмиятле. Семинар бик эшлекле һәм нәтиҗәле узды. Бөтен нәрсә җитди мөнәсәбәт белән әзерләнгән иде.

Иҗади очрашу Кече Битаман авылы мәдәният йортында Татарстанның әйдәп баручы артистларыннан Римма Ибраһимова, Газинур Фарукшин, Алмаз Хәмзин, Рәсим Низамов һәм башкалар катнашындагы концерт белән тәмамланды. Бу чарага Биектау районының якын-тирә авылларында яшәүчеләр дә чакырылды. Әлеге кичтә зал шыгрым тулы иде. Тамашачылар яраткан артистларына кушылып җырладылар, һәр чыгышны чын күңелдән рәхәтләндереп алкышларга күмделәр, ә артистлар үзләре исә бу якларны мактап җылы сүзләр әйттеләр, биектаулыларның ихлас күңелле булуларына соклануларын белдерделәр.

Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Әминов, мондый семинарның нәкъ менә алар авыл җирлегендә уздырылуының мөһимлеген ассызыклап:

- Безнең авыл җирлеге өчен бу искиткеч зур вакыйга. Оештыручыларның, матди ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт. Хәзер киләсе семинарны көтәчәкбез инде, - диде.

Драматургларның Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия семинары 2 елга бер мәртәбә уздырылачак. Бер елдан ул катнашучыларны Россиянең тагын да күбрәк төбәкләреннән җыяр, алар бирегә, матур уйлар уйлап, рухлану чишмәсеннән иҗади көч алырга, башка мәдәният эшлеклеләре белән аралашу шатлыгын тоярга килерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев