Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында чыгарылыш кичәсе (+ВИДЕО)

Биектау районында быел барлыгы 140 чыгарылыш сыйныфы укучысы өлгергәнлек турында аттестат алып чыкты. Бу - республикадагы барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларның 1% дигән сүз. Аларның күбесе югары уку йортларында укып белгечлек дипломы алгач та туган районга кайту максатыннан юллама белән укырга керергә ниятли. Бусы - киләчәк, ә бүген чыгарылыш кичәсе. Мәктәп...

Биектау районында быел барлыгы 140 чыгарылыш сыйныфы укучысы өлгергәнлек турында аттестат алып чыкты. Бу - республикадагы барлык чыгарылыш сыйныфы укучыларның 1% дигән сүз. Аларның күбесе югары уку йортларында укып белгечлек дипломы алгач та туган районга кайту максатыннан юллама белән укырга керергә ниятли.
Бусы - киләчәк, ә бүген чыгарылыш кичәсе. Мәктәп чорын эченә алган 11 ел күз ачып йомган ара гына кебек тоела бүген аларга. Имтиханнар, дулкынланулар, борчылулар, шулар белән бергә аралашып барган бәйрәмнәр, бәйгеләр, олимпиадалар, җиңүләр артта калды. Укучылар бүген өлгергәнлек аттестаты алды. Алда - олы тормыш!
Укучыларны Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде: "Сез бүген мәктәп ишекләрен ябып, олы тормыш юлына илтүче ишекләрне ачасыз. Мин сезнең барыгызны да Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшыруыгыз белән котлыйм. Туган җиребез сезгә зур өметләр багълый. Әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез эшен лаеклы дәвам итәрсез дигән өмет бар. Барытик олы ихтыяр көче, тырышлык, омтылышлар гына хыялларны чынга ашырырга ярдәм итә", - диде район хакимияте башлыгы.
Чыгарылыш тантанасында мәртәбәле кунаклар да бар иде. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да укучыларга матур теләкләр теләде. «2017 чыгарылыш елы сезнең районга бик күп талантлы, акыллы, белемле егетләр һәм кызлар бирсен. Сезгә барлык хыялларыгызның да тормышка ашуын гына телисе кала», - диде Зилә Рәхимҗановна.
Айдар Вәлиев та бүген аттестат алды. Ул безгә үзенең кайсы уку йортын сайлавын да әйтте. «Казан Федераль университетына керергә ниятлим. Белгечлегем - гамәли информатика булырга тиеш», - диде егет горур гына. Ул үзенең, һичшиксез, укырга кереренә һәм диплом алып Биектау районына эшкә кайтачагына ышанып сөйли. «Мин артык дулкынланырга тырышмыйм, чөнки алда керү имтиханнары тора. Мин ул имтиханнарны да әйбәт тапшырырмын дип ышанам».
Кичә барышында үзләренең кичәге укучыларын читтән генә дистә елдан артык белем биргән, олы тормыш серләрен өйрәткән укытучылары, бу көнне аерым бер дулкынлану белән көткән әти-әниләре күзәтте. Укучыларның һәм укытучыларның бүгенге эчкерсез елмаюы бездә дә урынлы сораулар тудыра: бу истәлекле көндә алар нинди хисләр кичерәләр, яңа көнне аларның балалары нинди өметләр белән каршылыйлар, нинди планнар белән яшиләр?
«Бик нык дулкынланабыз. Кызганыч та, куаныч та - балабыз мәктәпне тәмамлады. Балалар тормышның тагын да катлаулырак чорына аяк бастылар», - ди Черемисовлар.
«Бүген үзебезнең балаларга карыйм да, үземнең дә еракта калган мәктәп еллары күз алдына килә. Кызганыч, мәктәп еллары бик тиз узып китә, үзебезнеке дә, балабызныкы да сизелмәде дә. Тормыш шулай дәвам итә. Балалар бәхетле булсыннар иде», - дип сүзгә кушылды Сабировлар гаиләсе.
«Баламның беренче сыйныфка барган көне бүгенгедәй хәтердә. 11 ел вакыт узып та китте. Балам алтын медаль турында хыялланды. Без мәктәпне алтын медальгә тәмамладык. Хәзергә хыяллар тормышка аша бара, алга таба да шулай гына була күрсен», - ди Стрекаловлар гаиләсе.
Быелгы чыгарылыш кичәсе Айбаш урта мәктәбе өчен соңгысы булыр, ахрысы. 1 сентябрьдән әлеге мәктәптә 9 сыйныф кына калдырыла. Мәктәп директоры Надир Лотфуллин үзенең борчылуын яшерми. Ул үзе дә Айбаш урта мәктәбен тәмамлаган кеше. «Мәктәпне мин 1980-нче елда тәмамлаган идем. Ул вакытта бер елгылар 3 класска бүленеп укыдык. 79 бала идек. Кызганыч, балалар саны кими».
Дөрес, мәктәпләрдә балалар саны кимү кайбер авылларда гына күзәтелә. Тулаем алганда, динамика уңай бәяләнә. Соңгы елларда укучылар саны елдан-ел арта бара. Димәк, мәктәпләр дә, класслар да артыр дигән өмет бар.
«2016-2017 еку елында районда барлыгы 4400 бала укыса, киләсе уку елында бу сан 4500 гә җитәчәк. Бу - уңай күренеш», - ди район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев