Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында бүген авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (ФОТО)

Бүген Биектау районының Шәпше мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләп, үзләрен иң-иңнәр дип таныткан хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хабипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Чарада, зур тырышлык күрсәткән иң яхшы...

Бүген Биектау районының Шәпше мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында эшләп, үзләрен иң-иңнәр дип таныткан хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хабипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Чарада, зур тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, механизаторларны, хуҗалык башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
"Бу елгы җыеп алынган уңыш безне бик куандырды. Авыл хезмәтчәннәре, кырларда кулланыла торган технологияләргә бәйле рәвештә без әлеге күрсәткечкә ирешә алдык. Татарстан уңышларында Биектау районы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур. Быелгы уңышны яхшы гына җыеп алудан тыш Биектау районында киләсе язгы чәчү сезонына әзерлек максатыннан да шактый гына эш башкарылган. Район җитәкчеләре тарафыннан да авыл хуҗалыгы тармагына бик зур игътибар бирелә. Әлеге зур бәйрәмне уздыру моның бер мисалы. Урып-җыю чорында алдынгыларга район җитәкчелеге тарафыннан сертификатлар тапшырылуы шулай ук күңелле күренеш", - дип фикерләре белән уртаклашты Ришат Рашитович.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгатендә болай диде: "Быелгы уңышны тоткарлыксыз, үзегездән зур тырышлык куеп кыска гына вакыт эчендә җыеп алуыгыз өчен зур рәхмәт. Без кырларда көн саен диярлек сезнең белән очраша идек. Кырда, җәйге эсседә эшләве бик җиңел түгел. Киләчәктә дә сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим, күп еллар бергә-бергә эшләргә насыйп булсын".

Бәйрәмдә быелгы урып-җыю кампаниясе вакытында район башлыгы сертификатларына ия булган һәрбер алдынгы эшче акчалата бүләккә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында ашлыкны урган һәм суктырган комбайнчылар, машина йөртүчеләрне, шулай ук азык җитештерү, туңга сөрүдә көч куйган механизаторларны да билгеләп үттеләр.

Гаилә экипажлары, иң өлкән һәм яшь комбайнчыларны да билгеләп үттеләр. Биектау районында иң өлкән комбайнчы булып 61 яшьлек «Битаман» хуҗалыгыннан Камил Хөснетдинов, ә иң яшь комбайнчы булып "Әсән" хуҗалыгыннан Фоат Кадыйров танылды.

Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуда чемпион исеменә "Бөреле" ЯАҖ дән КЗС-1218 комбайнында 2474 т ашлык суктырган Илдар Мортазин лаек булды.

Бөртекле һәм кузаклы культураларны уруда беренчелек "Битаман" җәмгыятеннән МТЗ-1221 тракторы, ЖВЗ-7 ургычы белән 1065 га мәйдан урган Дамир Кәлимуллин танылды.

Реклама

Машина йөртүчеләр арасында беренчелек "Красная заря" хуҗалыгыннан үз КАМАЗы белән 15344 т/км ашлык ташыган Александр Бобров танылды.

"Авыл хуҗалыгын үстерүдә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру һәм алдынгы технологияләрне кертү өстендә күп эш башкарылганы" өчен район хыҗалыклары арасында өченче урынга "Әсән" җәмгыяте лаек булды. Хуҗалык җитәкчесе Зөлфия Абдрахманова күчеп йөрүче Кубок һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

"Бөртекле һәм кузаклы культураларны җитештерүдә, чәчү һәм урып-җыю кампаниясен вакытында төгәлләгәннәре өчен " районның "Татарстан" агрофирмасы икенче урынга лаек дип табылды. Хуҗалык җитәкчесе Ринат Аббазов күчеп йөрүче вымпел һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.

"Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне бөтен күрсәткечләр буенча да арттырганнары өчен күчеп йөрүче байракка "Битаман" җәмгыяте лаек дип табылды. Байрак җәмгыятьнең җитәкчесе Шәүкәт Вахитовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев