Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында 27 гаилә яңа фатирлы булды (+ФОТО)

Бөреледәге Гагарин урамы буенча урнашкан яңа йортка Биектау районының "Бөреле" ЯАҖ хезмәткәрләре күченәчәк. Бүген Биектау районы Бөреле авылында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә кулланышка тапшыру булды. Чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директорының урынбасары Булат Гыйльманов катнаштылар....

Бөреледәге Гагарин урамы буенча урнашкан яңа йортка Биектау районының "Бөреле" ЯАҖ хезмәткәрләре күченәчәк.

Бүген Биектау районы Бөреле авылында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 27 фатирлы йортны тантаналы рәвештә кулланышка тапшыру булды.

Чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директорының урынбасары Булат Гыйльманов катнаштылар.

Рөстәм Кәлимуллин үз чыгышында "Хәзер яхшы вакытлар җитте. Яңа йортлар сафка басу, аны кулланылышка тапшыру гадәти хәлгә әйләнде.Бөреледә бүген 4 нче шундый йортны кулланылышка тапшырабыз. Дәүләт торак фондына, Татарстан Президенты, Хөкүмәтенә рәхмәт. Әлеге йорт анда яшәүчеләргә бары тик куанычлар гына китерсен", - диде ул үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев