Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы ЮХИДИ бүлеге машина тәрәзәләренә тонировка ябыштыру турында аңлатма бирә

Республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) Биектау районы бүлегенә шоферлар автомобиль тәрәзәсенә кара пленка ябыштырган өчен машина номерын салдыралармы, дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кыска гына әйткәндә, моның өчен автомобиль номерын салдырмыйлар. Әгәр сезне юл-патруль хезмәте инспекторы юлда туктатып, тәрәзәгә ябыштырылган пленка буенча кисәтү ясый икән, сезнең ул...

Республика юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) Биектау районы бүлегенә шоферлар автомобиль тәрәзәсенә кара пленка ябыштырган өчен машина номерын салдыралармы, дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Кыска гына әйткәндә, моның өчен автомобиль номерын салдырмыйлар.
Әгәр сезне юл-патруль хезмәте инспекторы юлда туктатып, тәрәзәгә ябыштырылган пленка буенча кисәтү ясый икән, сезнең ул пленканы инспектор каршысында ук куптарып алырга тулы хокукыгыз бар. Болай эшләгәндә сез үзегезгә штраф салудан котыла аласыз. Мондый төрдәге кагыйдә бозу буенча беркетмә төзелә. Беркетмәдә аны төзүнең төгәл вакыты һәм датасы күрсәтелергә тиеш. Әгәр сезне шул ук көнне шундый ук сәбәп буенча ЮХИДИнең икенче хезмәткәре туктата икән, сез аңа беркетмәне күрсәтеп, икенче тапкыр шелтә алудан котыла аласыз. Беркетмә бер тәүлек дәвамында гына гамәлдә була. Икенче көнне сезне ЮХИДИ административ җаваплылыкка тартырга мөмкин.
Техник регламент буенча машинаның алдагы тәрәзәсенең яктылык үткәрү сәләте 75% тан да кимрәк булырга тиеш түгел. Ә алдагы ян яктагы тәрәзәләр 70% яктылык үткәрергә тиеш. Калган арттагы тәрәзәләргә бернинди дәгъва белдерелми.
Автомобильнең алдагы тәрәзәсе болай да 20% яктылыкны йотып кала. Чөнки барлык төр пыяланың да техник сыйфаты шундый. Эксплуатацияләү барышында аңа тузан, пычрак куна, ул ышкыла. Шулай итеп, аның яктылыкны йотып калу дәрәҗәсе 30% кадәр җитә. Автомобиль тәрәзәсенә пленка ябыштырыр алдыннан тәрәзәнең яктылык үткәрү сәләтен тикшерергә кирәк. Машинаның арткы ян як тәрәзәләренә генә пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Әмма ул очракта да машинаның ике ягында арткы планны күрсәтә торган көзге булырга тиеш.
Машина тәрәзәсенә көзгеле пленка ябыштыру да бәхәсле мәсьәлә. ГОСТ буенча мондый гамәл тыелмый. Әмма Россия Федерациясе хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендә кабул ителгән 1090-нчы карарының 7-нче бүлеге (7.3. пункты) буенча машина тәрәзәсенә көзгеле пленка ябыштыру тыела.
Автомобильләрнең һәм автобусларның алдагы тәрәзәсенең өске өлешенә төсле пленка ябыштырырга рөхсәт ителә. Туристларны йөртә торган автобусларның ян яктагы тәрәзәләренә, автомобильләрнең арткы тәрәзәләренә пәрдәләр элү дә тыелмый. Бу очракта һәр ике төр автомобильнең дә арткы планны күрсәтә торган тышкы көзгеләре булу шарт. Гамәлдәге закон буенча пленка ябыштырган өчен машина хуҗасы Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.5 матдәсе 3.1 бүлеге буенча җавапка тартыла.
Машина тәрәзәсенең яктылык үткәрү сәләте техник регламентларга җавап бирмәгән очракта аның хуҗасы 500 сум күләмендә (2010 елның 23 июлендә кабул ителгән 175-нче Федераль законның 3.1 бүлеге) административ штрафка тартыла.
Күптән түгел «караңгыда» йөрергә яраткан шоферлар өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелде. Әгәр машинаның алгы һәм ян яктагы тәрәзәләренә ябыштырылган пленка тәрәзәнең яктылык үткәрү сәләтен киметә икән (техник регламентка туры килмәгән очракта), машина хуҗасына язма рәвештә кисәтү ясала. Кисәтү алганнан соң шофер пленкаларны 10 көн вакыт эчендә куптарып алырга тиеш була. Әгәр автомобиль хуҗасы язма кисәтүне инкяр итеп, караңгы тәрәзәле машинада йөрүен дәвам итә икән, бу очракта аны 1 мең сумга кадәр штраф көтә, яисә ул 15 тәүлеккә кулга алына.
Административ штрафны вакытында түләмәгән очракта машина хуҗасын тагын да кырысрак җәзалар көтә: ул штрафны ике тапкырга арттырып түләргә тиеш була. Бу җәза 15 тәүлеккә кулга алыну яисә 50 сәгать мәҗбүри эш белән дә алыштырылырга мөмкин (№226-ФЗ, №49-ФЗ редакциясендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев