Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау районы сөт саву буенча Республикада 7 нче урында
2017 елның 10 нчы апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районы сөт җитештерү буенча Татарстан Республикасы күләмендә 7 нче урында. Бер көнлек савым районда 100,7 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 12,8 тоннага күбрәк дигән сүз. Ә бер сыердан уртача 16,8 кг сөт савып алынган. Исегезгә...
2017 елның 10 нчы апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Биектау районы сөт җитештерү буенча Татарстан Республикасы күләмендә 7 нче урында.
Бер көнлек савым районда 100,7 тонна тәшкил итә. Бу узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 12,8 тоннага күбрәк дигән сүз.
Ә бер сыердан уртача 16,8 кг сөт савып алынган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге рейтингта республиканың барлык 43 районы да катнаша. Мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев