Ат чабышлары - Сабан туеның мавыктыргыч мизгелләре булып тора. Алдагы елларда Биектау районы сабан туйларында ат чабышлары Усад авылы ипподромында уза иде. Быел ат чабышлары өчен "Казан арты" паркы буенда өр-яңа юл әзерләнде.
Биектау районына ат чабышларында катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 50 гә якын токымлы чабышкылар киләчәк. Алар арасында...
Ат чабышлары - Сабан туеның мавыктыргыч мизгелләре булып тора. Алдагы елларда Биектау районы сабан туйларында ат чабышлары Усад авылы ипподромында уза иде. Быел ат чабышлары өчен "Казан арты" паркы буенда өр-яңа юл әзерләнде.
Биектау районына ат чабышларында катнашу өчен республиканың барлык районнарыннан 50 гә якын токымлы чабышкылар киләчәк. Алар арасында исемнәре еракка билгеле булган Ленар Усманов атлары да бар.
Ленар атка беренче тапкыр 3 яшендә атлана. Ә 15 яшендә республика ат ярышларында призлы урыннарны ала. Улларына "ат җене" кагылганын белеп алгач та, Ленарның әти-әнисе сыерларын сатып ат ала. Шул чордан башлап Ленар өчен ат аның яшәү мәгънәсенә әйләнә.
Аның эш көне иртәнге сәгать 3тә башлана. Сабан туйларына әзерлек чорында Ленар ялын онытып эшкә чума. Атлар күнегүләр узарга тиеш. Аның 50 баш аты бар. Шуларның яртысы - чабыш атлары.
"Минем яраткан әйтемем бар: татар булган җирдә ат бар, ат булган җирдә - татар, - ди Ленар Усманов. - Без алны-ялны белми эшлибез. Атлар белән ат режимында эшләргә кирәк".
Чиста токымлы Травол кушаматлы ат (аның икенче исеме - «англичанин») үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгерде инде. Казан Сабан туенда ул икенче булып килде. Бурхана кушаматлы гарәп токымлы ат та Траволдан калышмый. Бурхананы ярышларга Ленарның кызы Әдилә әзерли. Әдиләне әтисе беренче тапкыр атка 8 айлык чагында ук утырта. Шул вакыттан кызның ат өстеннән төшкәне дә юк.
"Мин атларны бик яратам. Ат өстендә генә үземә шатлык табам. Атлардан курыкмыйм, чөнки мин алар белән дустанә идарә итәм", - ди Әдилә Усманова.
Тиздән - ат чабышлары. Усмановлар гаиләсенә һәм аларның яраткан чабышкыларына җиңүләр теләп калабыз.
Нет комментариев