Биектау районы мәчетләрендә Ураза гаете намазы укылды (+ФОТО)
Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе - Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. Әлеге бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә. Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп,...
Мөселманнарның ике зур бәйрәме бар. Беренчесе - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме. Икенчесе - Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме. Әлеге бәйрәмнәр бөтен Ислам дөньясында ел саен зурлап билгеләп үтелә.
Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Кулларын, аякларын, телләрен, күзләрен һәм колакларын динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыярга, аяклары начар юлдан йөрмәскә, куллар җәбер-золым кылмаска, күзләр әшәкелекне күрмәскә, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламаска, телләр гайбәт сөйләмәскә тырышты. Шул рәвешле алар Аллаһыга кол булу имтиханын үтте.
Гает көннәрендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә. Гает намазыннан соң авыруларның хәлен белешү, мәрхүмнәрне хәер-догалар белән искә алу да саваплы эшләрдән санала.
Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһыга камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Шул ук вакытта гает Аллаһыны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмед-мактау әйтү, барлык нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, мөселман кардәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев