Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы семинарлары үтүен дәвам итә (+ФОТО)

Бүген "Татарстан" агрофирмасының Мүлмә авылында "Авыл хуҗалыгы хайваннарын кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау" темасы буенча семинар-киңәшмә узды. Семнарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, мал табиблары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре идарәнең җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов җитәкчелегендә хуҗалыктагы бозау һәм сыер торакларын, 400 башка исәпләнгән яңа сыер...

Бүген "Татарстан" агрофирмасының Мүлмә авылында "Авыл хуҗалыгы хайваннарын кышлату һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау" темасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Семнарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш зоотехниклары, мал табиблары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре идарәнең җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов җитәкчелегендә хуҗалыктагы бозау һәм сыер торакларын, 400 башка исәпләнгән яңа сыер торагын, ашату цехын, бозаулату бүлегендә эшләр торышын һәм машина-трактор паркын карадылар.
Шулай да иң күп басым терлекләрне кышлатуга ясалды. Савым сыерлары, бозауларның нинди торакларда яшәве, нинди ризык белән туклануын күз уңында тотарга кирәклеге турында авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре тагын бер кат ассызыклап үттеләр.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 660ы сыерлар. Көнлек савым 13600 кг. ны тәшкил итә.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкта күргәннәрдән канәгать калдылар.
2 мартта тагын шундый ук семинар-киңәшмә берьюлы өч хуҗалыкта - "Правда", "Суыксу" һәм "Агрохолдинг"та узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев