Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы хәрби комиссары Кырымда шефлыкка алынган хәрби частьтә булды (+ФОТО)

2017 елның 28-30 июлендә ТРның Татарстан Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегациясе Кырым Республикасында урнашкан шефлыкка алынган хәрби частьләрдә булды һәм Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чараларда катнашты. Шушы визит кысаларында районның хәрби комиссары Александр Найденов район шефлык килешүе төзегән 85702 нче хәрби частьтә булды. Хәрби комиссар районнан...

2017 елның 28-30 июлендә ТРның Татарстан Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегациясе Кырым Республикасында урнашкан шефлыкка алынган хәрби частьләрдә булды һәм Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чараларда катнашты.
Шушы визит кысаларында районның хәрби комиссары Александр Найденов район шефлык килешүе төзегән 85702 нче хәрби частьтә булды. Хәрби комиссар районнан чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышты.
Анда бару программасына шулай ук:
- 85702 нче хәрби часть командованиесенең һәм хәрби хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы делегациясен тантаналы рәвештә Сапун-Горада каршы алуы;
- 85702 нче хәрби часть командованиесе һәм офицерлары белән очрашу һәм аларга ТР Хөкүмәтенең истәлекле бүләкләрен тапшыру;
- Часть командованиесе белән уздырыла торган эшне яхшырту мәсьәләләрен, киләчәккә планнарны тикшерү;
- 85702 нче хәрби частьтәге рядовойлар белән очрашу һәм аларга ТР Хөкүмәтеннән Хәрби-Диңгез флоты көне белән котлап истәлекле бүләкләр һәм котлаулар тапшыру;
- Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләр белән рәсми булмаган шартларда сөйләшү.
Районның хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәрби хезмәткәрләрдән зарланулар булмаган.
Кырым һәм Севастополь ил тарихында көрәшләрдә Россия флотының батырлыкларын һәм куәтен күп тапкырлар расладылар. Шунлыктан Татарстан вәкилләре хәрби хезмәткәрләрне традицияләрне бозмаска, намус белән яхшылап хезмәт итәргә, һәр нәрсәдә яшьтәшләре өчен үрнәк булырга өндәделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев