Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның милли бәйрәм - Сабантуй белән котлавы

Хөрмәтле биектаулылар! Кадерле дуслар! Сезне халкыбызның борынгыдан килгән, ата-бабаларыбыздан рухи мирас булып калган милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сабан туе, исеменнән үк күренгәнчә, язгы кыр эшләре тәмәмлангач та, киләсе уңышка мәдхия буларак уздырыла. Районыбыз игенчеләре катлаулы табигать шартларында язгы чәчү эшләрен уңышлы гына башкарып чыктылар....

Хөрмәтле биектаулылар!
Кадерле дуслар!
Сезне халкыбызның борынгыдан килгән, ата-бабаларыбыздан рухи мирас булып калган милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сабан туе, исеменнән үк күренгәнчә, язгы кыр эшләре тәмәмлангач та, киләсе уңышка мәдхия буларак уздырыла. Районыбыз игенчеләре катлаулы табигать шартларында язгы чәчү эшләрен уңышлы гына башкарып чыктылар. Биектаулыларга фидакярь хезмәтегез, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.
Сабан туе - ул табигатьнең яшәрүе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы, халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Бу күркәм бәйрәм үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне һәм рухи мирасыбызны гәүдәләндерә.
Районыбызда сабан туе халкыбызның уртак хезмәт һәм дуслык бәйрәменә әверелде. Матур гадәт буенча, быел да без киң мәйданда Биектау районы территориясендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыруны максат итеп куйдык. Бу мәйданда җыр-бию, үзара ярышлар, кәсепчелек, милли аш-су гармоник төстә берләшә.
Сабан туенда катнашучы һәм милли бәйрәмебезгә кунак булып килүче һәркем милләтебезнең иң күркәм гореф-гадәтләре һәм мәдәни җәүһәрләре белән якыннан танышыр дип ышанам.
Шушы матур бәйрәм көнне барыгызга да күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев