Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов Энергетиклар көне белән котлый

Хөрмәтле энергетиклар! Район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Биектау районының социаль-икътисади тотрыклылыгын, аның алга таба үсешен тәэмин итүдә район энергетика комплексы мөһим роль уйный. Сезнең тырышлык белән районда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылды, Халыкыбызның муллыгы, бөтенлеге, район...

Хөрмәтле энергетиклар!

Район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Биектау районының социаль-икътисади тотрыклылыгын, аның алга таба үсешен тәэмин итүдә район энергетика комплексы мөһим роль уйный. Сезнең тырышлык белән районда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылды, Халыкыбызның муллыгы, бөтенлеге, район сәнәгатенең, авыл хуҗалыгы тармагының көндәшлеккә сәләтлелеге энергетика тармагының нәтиҗәле эшенә бәйле. Биектау районы предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергияләре белән өзлексез тәэмин ителә. Хәзерге вакытта районның энергетика тармагы предприятиеләрендә, алдынгы технологияләр кулланып, энергетика куәтләренең яңаларын гамәлгә кертүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру буенча зур күләмле эш алып барыла. Сезнең һөнәри осталык, фәнни һәм техник куәтләр, белеп кабул ителгән идарәи карарлар һәм хезмәткә тугрылык алга таба да тармакны үстерү, җитештерүгә өр-яңа эшкәртмәләр кертү мөмкинлеге бирер дип ышанам.

Сәнәгатьнең башка тармакларыннан аермалы буларак, энергетика өлкәсендә намуслы, үз эшенә җитди караучы, югары профессиональ осталыкка ирешкән, ышанычлы хезмәткәрләр эшли. Яшь буын энергетикларда шундый мөһим сыйфатларны тәрбияләргә этәргеч биргән тармак ветераннарына олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Энергия җитештерүдә һәм аны кулланучыларга җиткерүдә яңадан-яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, йортларыгызга бәрәкәт, муллык телим! Яңа елда да техник һәлакәтләр, аварияләр сезнең тармакны читләп үтсен! Яңа ел сезгә барытик бәхет шатлыклар гына алып килсен!

Илшат Хөснетдинов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев