Биектау районы электр челтәре компаниясенә - 50 яшь!
...
Оешмага кайчан нигез салынган
Компаниянең туган көне - бөтен коллектив белән бергә җыелып, оешмага кагылышлы хатирәләрне искә төшерү, киләчәк турында хыяллану өчен менә дигән сәбәп. Мондый бәйрәм барлык хезмәткәрләр арасындагы дуслыкны, татулыкны тагын да ныгыта, аларның күңелләрендә үз предприятиеләре өчен горурлык хисе уята.
Биектау районының электр челтәре быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Компания барлыкка килүнең рәсми датасы 1971 нче ел санала. Әмма Биектау, шулай ук Арча район электр челтәренә башлангыч узган гасырның илленче елларында салынган. Өлкәннәр Татариядә беренче 1,8 мВа бер трансформаторлы “Чыпчык” 35/10 кВ подстанциясенең ничек төзелүен хәтерлиләрдер. Ул “Сельэнерго”ның Биектау һәм ул еллардагы Дөбьяз районнарына хезмәт күрсәткән Чыпчык һәм Дөбьяз эксплуатация бүлекләренең нигезен тәшкил итә.
Бөтен нәрсәне кадрлар хәл итә
- Биектау район электр челтәренең уңышлы үсеше беренче чиратта фикердәшләрнең бердәм командасы тырышлыгы белән тәэмин ителә. Бездәге һәр кеше югары квалификацияле профессионал, үз эшенә бирелгән кеше, - диде Биектау РЭСы җитәкчесе Марат Гыйниятуллин.
1971 елга, Биектау районы электр челтәре барлыкка килү вакытына аның составында биш - Чыпчык (база), Биектау, Мүлмә, Дөбьяз, Кошар мастерлык челтәр участоклары була. Беренче өчесе “Чыпчык” подстанциясендә, калган икесе Дөбьязда урнаша. “Биектау” подстанциясе гамәлдәгеләр сафына кертелгән 1978 нче елда РЭС үзәген Чыпчыктан Биектау авылына күчерәләр.
Биектау РЭСының беренче җитәкчесе Виктор Шмаков була. Компаниягә төрле елларда Мәсхут Нигъмәтҗанов, Шамил Шәйхетдинов, Алексей Хитев, Илдус Насыйбуллин, Эдвард Абдуллаҗанов, Фоат Абдуллаҗанов җитәкчелек итә. 2010 нчы елдан предприятие Марат Гыйниятуллин җитәкчелегендә эшли.
“Алмаштыргысыз кешеләр булмый” дигән гыйбарәне тормышта еш ишетергә туры килә. Ә менә Биектау РЭСында бу турыда башкача уйлыйлар. Чөнки биредә эшләүче һәр хезмәткәр - тупланып, арттырылып килә һәм кадерләп саклана торган кыймәтле байлык.
- Хәзерге вакытта хезмәт куючы яки бездә кайчандыр эшләгән һәр кеше турында сәгатьләр буена сөйли алам, - диде район электр челтәренең тәҗрибәле хезмәткәрләреннән берсе Илдус Насыйбуллин.
Бу мактану түгел, чын дөреслек. Чөнки Илдус Галиуллович электр челтәренә мәктәп бусагасыннан ук килгән, дисәк тә хата булмас. Электриктан башлап, һөнәри үсешнең барлык баскычларын узган, Казанның энергетика техникумын тәмамлаган. 1984 нче елда Биектау район электр челтәре җитәкчесе итеп билгеләнгән, ә 1988 нче елда подстанция группасы җитәкчесе булып күчкән.
- Безнең Илдус Галиуллович бетмәс-төкәнмәс энергиягә ия, һәрвакыт күтәренке рухта була. Ни кушсаң, шуны башкарып та куя, бик гадел кеше, - Фоат Абдуллаҗанов хезмәттәшен менә шулай тасвирлады.
Коллективта предприятиенең элеккеге баш инженеры Михаил Зиновьевны да бик җылы сүзләр белән телгә алалар. Шәпше мәктәбен тәмамлагач, Михаил, электрик белгечлеген алу өчен, Казандагы училищега укырга кергән. Әле ул вакытта моның бик җитди һәм озакка сайланган һөнәр булачагын күз алдына да китермәгән. Күптән түгел оештырылган шәһәр тибындагы поселокта эшли башлаган. Хезмәт вазифаларын башкару өчен алган белеменең җитәрлек булмавын аңлаганнан соң Михаил Казан энергетика техникумының кичке бүлегенә укырга кергән. Диплом алганнан соң “Чыпчык” подстанциясенә мастер булып урнашкан. Тиздән Биектау район электр челтәренә диспетчер булып килгән.
Аңа энергетика объектларына хезмәт күрсәтү буенча Иракта эшләү өчен 2 елга контракт төзергә тәкъдим итүләре дә аның ни дәрәҗәдә югары квалификацияле профессионал булуын раслый. Командировкадан кайтканнан соң ул Казандагы энергоинститутка укырга керә. Башта өлкән диспетчер итеп билгеләнә һәм РЭСтагы барлык оператив эшкә җитәкчелек итә, аннары баш инженер вазифасына күчә.
“Д ө б ь я з ”, “ М ә м д ә л ”, “Бөреле”, “Константиновка” подстанцияләре Михаил Алексеевич катнашында файдалануга тапшырыла, “Усад” подстанциясенә һәм Биектау районындагы электртапшыргычлар һава линиясенә тулысынча реконструкция уздырыла.
- Михаил Алексеевичның хәтере искиткеч яхшы иде. Ул Биектау районы аша узучы барлык кабель линияләрен хәтерендә тотты. Ә моны һәркем дә булдыра алмый. Өстәвенә әле ул бик тә укымышлы, зыялы кеше дә. Шахмат уенын бик үз итте, Идел буе электр челтәре оештырган ярышларда һәрвакыт катнашты һәм гел җиңү яулады, - дип исенә төшереп сөйләде предприятиенең элеккеге җитәкчесе Фоат Абдуллаҗанов.
- Хәзер генә ул эштә кирәге чыга торган теләсә кайсы техника да бар, ә элек бөтенесен кулдан башкардык, хәтта электртапшыргычлар баганасына чокырларны да көрәк белән казыдык. Берничә районга бары бездә генә профессиональ кранчы - Вилдан Шакиров бар иде һәм ул безнең эшне шактый җиңеләйтте, трансформаторларны алыштырганда бигрәк тә, - дип исенә төшерде узган гасырны Илдус Насыйбуллин.
Вилдан Шакиров, Илдус Насыйбуллин һәм Шамил Хәйруллин өчесе дә Д ө б ь я з н ы к ы л а р , б е р г ә үскәннәр һәм озак еллар бер тармакта эшләгәннәр. Мәктәп тәмамлаганнан соң Шамил Хәйруллин Дөбьяз район электр челтәренә электромонтер өйрәнчеге булып урнашкан. Армия хезмәтеннән соң Дөбьязга әйләнеп кайткан. Ул елларда “Татэнерго”да тармак хезмәткәрләре өчен махсус мастерлар курсы оештырганнар. Шушы курсларны тәмамлау турында диплом алгач, Шамил Хәйруллин иң катлаулысы дип саналган Дөбьяз участогын җитәкли, чөнки биредә электртапшыргычлар линиясе авыллар урнашмаган җирдән уза. Ул әлеге линияләргә реконструкцияне кыска срокларда уздырган.
- Вилдан Шакиров бездә РЭСның җан өрүчесе, рухландыручысы булды. Бер генә бәйрәм дә аның өздереп гармунда уйнавыннан башка узмады. Үзешчән сәнгатьтә дә һәрдаим катнашып килде. Аның хәзер безнең арада булмавы бик кызганыч, - дип өстәде Илдус Насыйбуллин.
Үзгәртеп кору
Энергетика тармагы һәм бөтен ил өчен катлаулы үзгәрешләр чорында Биектау РЭСын Эдвард Абдуллаҗанов җитәкли. Хезмәт хакын түләмәү, матди-техник база булмау - Эдвард Юнысовичның оста җитәкчелек итүе, һөнәри осталыгы һәм тәҗрибәсе бәрабәренә Биектау районының электр челтәре мондый авырлыкларны сизми кала. Хәзерге вакытта ул Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты. Биектау РЭСы ветераннары Шамил Хәйруллин, Илдус Насыйбуллин, Равил Гатауллин, Рәзилә Насыйбуллина бу елларны иң бәхетле вакыт дип искә алалар, чөнки яшь чак, башта гел уңай фикерләр булган чак. Бәхеткә, планлаштырганнарының күбесе гамәлгә дә ашырылган.
Биредә тармак үсешенә бәя биреп бетергесез зур өлеш керткән ветераннарны һәм РЭС хезмәткәрләрен җылы сүзләр белән искә алалар. Болар - Виктор Шмаков, Мәсхут Нигъмәтҗанов, Алексей Хитев, Юрий Зайцев, Рифат Таһиров, Михаил Зиновьев, Вилдан Шакиров, Фаил Галимов, Илдар Биккениев, Наил Хәйруллин, Роберт Потапов, Александр Свинин, Тәлгать Тукаев, Гайсә Гарипов.
Шунысы куанычлы, Биектау районы электр челтәрендә бүгенге көндә дә үз эшләренең осталары, хезмәтләренә бөтен күңелләре белән бирелгән кешеләр эшли. Марат Наилевич җитәкчелегендә тәҗрибәле хезмәткәрләр баш инженер Сергей Владимиров, инженер Рәзинә Тухватуллова, җитәкче урынбасары Ренат Мөхәммәтҗанов, персональ компьютер өлкән операторы Ләйлә Гатауллина, оператив-күчмә бригада электромонтерлары Азат Хафизов, Илнар Рәхмәтуллин эшли.
2009 нчы елда “Макаровка” подстанциясе төзелә, ә 2013 нче елда, куәтен арттырып, “Биектау” подстанциясенә тулысынча реконструкция уздырыла. 2014 нче ел предприятие өчен истәлекле ел була. Ул чакта мастер Сергей Абрамов, электромонтерлар Азат Хафизов һәм Игорь Рузанов составындагы бригада “Сетевая компания”нең һөнәри осталык ярышларында беренче урынны ала.
Энергетикада яңалык
Биектау РЭСында көчәнеш астында эшләү беренче тапкыр 2016 елда үзләштерелә. Мастер Ренат Нуриев, электромонтерлар Николай Макаров, Ришат Ахунов, Динар Хәйруллин составындагы бригада электр энергиясен сүндермичә 0,38 - 10 кВ көчәнештәге һава линияләрендә эшләүнең яңа алымнарын үзләштерә һәм бүген дә алар кулланучыларга электр энергиясе җибәрүне туктатып тормыйча бүлгеч челтәргә техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкаралар. Идел буе электр челтәрләре РЭСлары арасында Биектау РЭСында беренче тапкыр агач баганаларны алыштыру, линия аергычларын, катлаулы терәкләрне алыштыру кебек эшләр башкарыла.
Биектау районы электр челтәре үзгәрешләр, энергетика үсешенең яңа тармагы башлану алдында. Узган көндәге эшләрне арттыра барып, яңа шартларда эшләргә әзерләнеп, биредә яңа технологияләр үзләштерәләр, “акыллы челтәр” булдыру, Биектау районының энергетика системасын камилләштерү өстендә эшлиләр. Бүгенге көндә Биектау электр челтәре - иң яхшы белгечләр белән тәэмин ителгән предприятие. Биредә теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле электромонтерлар Игорь Рузанов, Фәнис Гатауллин, Айрат Таипов, Фәннүр Нугъманов, Марат Сәмигуллин, персональ компьютер операторы Альбина Миннебаева, контролер Илгизәр Әхмәтҗанов, БЭР мастеры Сергей Абрамов эшли. Коллектив үзенең фидакарь хезмәте, һөнәри осталыгы белән уңышның иң эшчән һәм иң лаеклы кешеләрне генә үз итүен күп тапкырлар исбатлады инде.
Елена МАРТЫНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев