Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау патриотлары республика данын яклап кайтты

Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора. Биектау районында элек - электән үк яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм бирелгәнлек, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтитагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә. Бу юнәлештә балалар белән армыйталмый эшләүче ватанпәрвәрләр бар.

Дөбьяз авылы мәктәбендә эшләүче Радик Җиһаншин шундыйлардан. Ул ярты гасыр дәвамында балаларга хәрби тәрбия дәресләре бирә. 50 ел дәвамында ул тәрбияләгән укучыларның күбесе үзен хәрби хезмәткә багышлый. Бүген дә аның укучылары Россиянең хәрбипатриотик клублары арасында барган бәйгеләрдә, тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча оештырыла торган олимпиадаларда даими рәвештә уңыш казанып килә. Быел гына да Дөбьяз мәктәбенең ике укучысы - Зәлинә Хисмәтуллина (9 сыйныф) һәм Алсу Сәләхетдинова (10 сыйныф) - тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча мәртәбәле олимпиадада призлы урыннарны алды. Кызлар икесе дә күз ачып йомган арада ату коралы - автоматны сүтеп җыю осталыгына ия. Беренче ярдәм күрсәтү буенча да аларга тиңнәр юк. Урманда адашкан очракта да алар кайтыр юлны бик тиз таба. Мондый күнегүләр аларның икесенә дә олимпиаданың финал өлешендә бик кирәк булды.

“Үзебезнең иминлек системасын без үз кулларыбыз белән булдырдык, - дип билгеләп үтте Дөбьяз мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зәлинә Хисмәтуллина. - Асылмалы күпердән үзебез үргән бау ярдәмендә үттек. Балаларны коткару комплектын да күтәрдек. Соңыннан суда батучыны коткардык, бауны булдыра алган кадәр ераккарак ыргытырга кирәк иде. Артериаль венадан кан агуны да туктаттык, янгын сүндерүдә катнаштык, клиник үлем халәтендә булган кешене коткардык”.

Алсу да, Зәлинә кебек үк, беренче медицина ярдәмен бик оста күрсәтә, автоматны да тиз генә сүтеп җыя. Мондый күнегүләрне кызлар үзләренең укытучылары ярдәмендә даими рәвештә кабатлап торалар. Радик Равилович һәр балада үз фәненә мәхәббәт уятырга тырыша.

“Тормыш иминлеге нигезләре” фәне белән мин 8 сыйныфта укыган чагымда ныклап кызыксына башландым, - ди Алсу Сәләхетдинова. - Өченче ел рәттән инде олимпиадаларда катнашып киләм. 9 сыйныфта Бөтенроссия олимпиадасында призлы урынны алган идем. Быел да шул ук нәтиҗәне кабатладым. Әлбәттә, бик җиңелдән түгел, әмма белем, күнегүләр барыбер җиңәргә мөмкинлек бирә”.

Олимпиада финалында барлыгы 200 дән артык бала катнаша. Ә Алсу белән Зәлинә, республика командасы составында катнашып, Татарстан данын яклап, матур гына нәтиҗәләргә ирештеләр. Киләсе елда алар икесе дә бары тик җиңү теләге белән яши. Кем белә, бәлки алар үзләрен хәрби хезмәткә дә багышлар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев