Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

"Биектау FM" йолдызы – Луиза Мәрдәнова

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз-Луиза Мәрдәнова. Бүгенге йолдызыбыз могҗизаларга ышанучы. Ул үзе хакында шулай ди. "Тормыш безне ниләргә генә өйрәтсә дә, күңел могҗиза көтә ", - ди Луиза Мәрдәнова!...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз-Луиза Мәрдәнова.

Бүгенге йолдызыбыз могҗизаларга ышанучы. Ул үзе хакында шулай ди. "Тормыш безне ниләргә генә өйрәтсә дә, күңел могҗиза көтә ", - ди Луиза Мәрдәнова!

Луиза исемен йөртүчеләргә сабыр, яхшы күңеллелек кебек сыйфатлар хас булырга тиеш. Алар кешеләрне аңлый, хәлләренә керә белүчеләрдән. Тормыш Луизаларны дөрестән дә, гел сюрпризлар белән каршылый, диләр. Шуңа да мондый исем ияләре һәр яңалыкны лаеклы каршылый. Авырлыклар хәтта, җиңелүләр дә аларны аяктан ега алмый.

Уку - энә белән кое казуга тиң. Авырлыкка каршы торучанлыгы, тырышлыгы, сабырлыгы безнең йолдызыбызны да кызыл дипломлы иткән. Без моңа аның "Вконтакте" социаль битендә куелган фотосында инандык. Әфәрин, Луиза! Стенасына күз салсак, анда да Луизаның бер урында таптанып торучылардан түгеллеген аңлыйсың. Якташыбыз бүгенге көндә актив рәвештә чит телләр өйрәнә, куп кенә өлкәләрдә үзен сыный дип күзаллыйбыз.

Аның турында тагын бик чибәр, зәвык яратучы да дияр идек. Кайсы гына фотосын алсак та, үз үзен тиешенчә тота белүче, тормышка туры караучы кызга юлыгасың.

Бу заманда үз көчеңә ышану - төп уңыш серенең берсе. Җырдагыча " Бу язмышлар, кыз баланың канатларын каермасын"...

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев