Кешегә рәхмәт сүзе әйтү мөһим һәм кирәкле гамәл. Әмма әлеге рәхмәтне барлык район халкы ишетсә тагын да күңеллерәк булыр. Биектау районында яшәүчеләрнең хәзер әлеге мөмкинлеге бар: «Биектау FM» радиосы (100,2 FM) "Рәхмәт" дип исемләнгән яңа тапшыру башлап җибәрә. "Рәхмәт" тапшыруының премьерасы 14 июнь көнне булачак. Тапшыруның беренче кунагы - Биектау...
Кешегә рәхмәт сүзе әйтү мөһим һәм кирәкле гамәл. Әмма әлеге рәхмәтне барлык район халкы ишетсә тагын да күңеллерәк булыр. Биектау районында яшәүчеләрнең хәзер әлеге мөмкинлеге бар: «Биектау FM» радиосы (100,2 FM) "Рәхмәт" дип исемләнгән яңа тапшыру башлап җибәрә.
"Рәхмәт" тапшыруының премьерасы 14 июнь көнне булачак. Тапшыруның беренче кунагы - Биектау районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Борһанова булачак. Кунагыбызга әйтергә теләгән рәхмәт сүзләрен бүгенге көннән үк безгә юллый аласыз.
Хәбәрләр 8(843) 2-36-59 телефоны аша кабул ителә. Шулай ук 89874235714 номерына СМС хәбәр җибәрергә яки "Вконтакте"дагы рәсми төркемебезгә язарга мөмкин.
Нет комментариев