Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
«Биектау FM» радиосы бүген Марат Зәкиев турында сөйләде
Бүген чираттагы тапкыр «Биектау FM йолдызы» тапшыруы эфирга чыкты. Әлеге программа дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен 100,2 fm ешлыгында 12.45 сәгатьтә эфирга чыга. Алып баручы, кагыйдә буларак, очраклы рәвештә "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Биектау хәбәрләре" группасының бер катнашучысын сайлап ала һәм аның турында радио тыңлаучыларга хәбәр итә. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы -...
Бүген чираттагы тапкыр «Биектау FM йолдызы» тапшыруы эфирга чыкты. Әлеге программа дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен 100,2 fm ешлыгында 12.45 сәгатьтә эфирга чыга.
Алып баручы, кагыйдә буларак, очраклы рәвештә "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Биектау хәбәрләре" группасының бер катнашучысын сайлап ала һәм аның турында радио тыңлаучыларга хәбәр итә. Бүгенге тапшыруыбызның каһарманы - Марат Зәкиев булды.
Марат Укчы йолдызлыгы астында туган, тагын бер айдан ул үзенең 30 яшен билгеләп үтәчәк. Йолдызнамәгә күз салсак, ул актив, темпераментлы, дәртле һәм катгый кеше.
Марат гаҗәеп чибәр хатынның ире, ике кызы өчен яхшы әти.
Аңа уңышлар, сәламәтлек телибез. Бәләкәй кызларының рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын диясе килә.
P.S. Радиотапшыруның тулы варианты "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев