Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылында прививка ясату буенча яңа пункт ачылды

Биектау районы хастаханәсе тәүлегенә коронавирустан 500ләп кешегә вакцинация ясый. Моның кадәрле кешегә прививка ясап өлгерүе шактый кыен. Шунлыктан Дальняя, 71а адресы буенча Биектау авылында тагын бер пункт ачарга дигән карар кабул ителгән. Биредә һәр нәрсә хастаханәдәге кебек җиһазланган - ишек янында антисептик тора, документларны тутырырга уңайлы булсын өчен өстәл куелган, прививка ясау өчен аерым бүлмә бар. Процедураны ясар алдыннан пациентны табиб тикшерә.

Пункт ачылуның тәүге сәгатьләреннән үк бирегә биектаулылар агыла башлады. Кемдер бирегә үзен авырудан саклау өчен килсә, кемнәрдер беренче чиратта QR-код алу мөмкинлеге өчен киләләр.

- Бераз шикләндерде башта, шунлыктан бик озак уйланып йөрдем. Ә хәзерге вакыттагы вазгыять шундый, төрле яклап кысалар һәм вакцинация узмый һич мөмкин түгел. Әле тагын да катлаулырак булачак. QR-кодсыз хәзер автобуста да йөреп булмый, - диде Иван Рязанов.

Биредә әлегә нибары беренче компонентны гына ясатырга мөмкин. Икенче вакцинаны алу мөмкинлеге бирегә беренчесен алырга килгәннәр өчен генә булачак. Беренче компонентны район үзәк хастаханәсендә алганнар икенчесен дә бары шунда гына ала алалар.

- Бер атнада уртача алганда 3000ләп пациент прививка ясата. Вакцинация кабинеты шулай ук шимбә көнне дә эшли. Бүгенге көнгә 25 меңләп кешегә прививка ясалды, - диде район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Сабина Девликамова.

25 мең - шактый зур сан, ул инде халыкның сәламәтлеген саклау өчен ясалырга тиешле алдан уйланылган 33 меңгә дә якынлашып килә. Сүз уңаеннан әйтеп китү урынлы булыр - озак көтелгән “Спутник-Лайт” кайтарылган. Әмма аны хәзер үз теләгең белән сайлау мөмкин түгел. Аны коронавирус белән авырганнарга, ревакцинация узучыларга һәм антитәнчекләре югары булганнарга гына ясыйлар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев