Биектау авылының Овражная урамындагы су агып тору проблемасы хәл ителәчәк
Биектау авылының Овражная урамын күптәннән инде "законсыз хуҗа" - су басып алган. Аңа берәү дә шатланмый һәм хәтта су керә торган урынны каплау эшләрен башкарып, "басып алучыдан" котылырга да тырышып караганнар, әмма су керүен генә тиз керә, әмма чыгарга бер дә ашыкмый. Күп еллардан бирле су, җәй көне бөтен территорияне...
Биектау авылының Овражная урамын күптәннән инде "законсыз хуҗа" - су басып алган. Аңа берәү дә шатланмый һәм хәтта су керә торган урынны каплау эшләрен башкарып, "басып алучыдан" котылырга да тырышып караганнар, әмма су керүен генә тиз керә, әмма чыгарга бер дә ашыкмый.
Күп еллардан бирле су, җәй көне бөтен территорияне басып алып, ә кышын бозлавык ясап, ага да, ага. Су китергән зыяннан туеп, халык ярдәм сорап район Башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән:
- Менә ул сазлык, бу суның беркайчан да беткәне юк, - дип аңлатты Рифкать Аксанов.
Рифкать Игашович Овражная урамыннан яңа йорт салу өчен участок сатып алган. Урыны тыныч, күршеләр дә дустанә мөнәсәбәттә. Беренче карашка шартлар әйбәт кебек. Әмма эш башкада: әлеге территория буш түгел: бу урыннарда күп еллардан бирле су "хакимлеге" хөкем сөрә. Җәй көне ул сазлыкка әверелә, язын - ташкынга, ә кышын - бозлавыкка. Рифкать Игашович участогы гына түгел, аннан бөтен урам зыян күрә.
- Яз көннәрендә моннан олылар да, балалар да йөри алмады. Шушы сазлыктан чыгарып җибәргәннәрен көтеп торалар иде, - дип сөйләде безгә Рифкать Аксанов.
Кайбер урыннарда суның тирәнлеге бер метрга җитә, хәтта күршедәге Малиновая урамына да агып чыга. Шушы ике урамда яшәүчеләрнең тынычлыгын бозучы - янәшәдә. Бераз гына өстәрәк Отрадная урамы урнашкан, аннан су шаулап агып тора һәм аска юл ала. Кайберәүләр, табигать "һөҗүменнән" туеп, бу проблеманы үз көчләре белән җиңәргә булганнар һәм хәтта бу күпмедер дәрәҗәдә килеп тә чыккан: кайбер эшләрне башкарганнан соң су агымы бераз кимегән. Әмма беразга гына.
- Тәүлегенә 5 мең литр су агып чыга. Калькулятор аласың да, саныйсың: елына бу 1,8 млн литр була, - су ресурсына килгән зыянны исәпләп чыгаруның менә шундый гади генә мисалын китерде Рифкать Аксанов.
Рифкать Игашович, мондый хәлгә түзәр әмәле калмагач, Башкарма комитет Җитәкчесе Илшат Хөснетдинов гражданнарны кабул иткән көнне Башкарма комитетка килгән һәм Овражная белән Малиновая урамнарындагы хәлне тәфсилләп аңлатып биргән. Җитәкче шунда ук чарасын да күргән: бу урынга Биектау коммуналь челтәре белгечләре һәм җитәкчесе килеп җиткән. Суның кайдан агып ятуын ачыклаганнар һәм әлеге проблеманы якын көннәрдә хәл итәргә сүз биргәннәр. Бу озакка сузыла торган чыгымлы эш, әмма Рифкать Игашович әйтүенчә, башта сәбәбен бетерергә, аннары гына ул китергән нәтиҗәләргә каршы көрәшергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев