Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылының 3 нче мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте (ФОТО)

Бүген Биектау районының Биектау авылында урнашкан 3 нче санлы мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының минстр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов һ.б.катнаштылар. Чарада мәктәпнең тарихын искә алдылар, балалар көче белән концерт программасы әзерләнгән иде,...

Бүген Биектау районының Биектау авылында урнашкан 3 нче санлы мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының минстр урынбасары Илдар Мөхәммәтов, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Нияз Әхмәтҗанов һ.б.катнаштылар.

Чарада мәктәпнең тарихын искә алдылар, балалар көче белән концерт программасы әзерләнгән иде, укытучыларны бүләкләү булды.
Илдар Мөхәммәтов үзенең чыгышында мәктәпнең Татарстан Республикасында алдынгы урыннарда торучы мәктәп икәнлеген һәм аның республикада иң алдынгы 100 авыл мәктәбе арасына керүен әйтеп китте. Илдар Ринат улы шулай ук коллективта белемле, укытучылар коллективы эшләвен дә ассызыклап үтте.
Хәзерге вакытта биредә эшләүче укытучыларның 80% монда мәктәп ачылган вакыттан бирле хезмәт куя.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үз чиратында, әлеге бәйрәмне оештыруда катнашкан мәктәп коллективына, балаларга, укып бетереп чыгып киткән укучыларга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев