Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Биектау авылында яшәүче сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Бүген 12 апрель көнне Биектау авылында гомер кичерүче Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Мария Дмитрий кызы Бөек ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта ул Биектау авылында туганнары һәм якыннары янәшәсендә...
Бүген 12 апрель көнне Биектау авылында гомер кичерүче Шульдякова Мария Дмитрий кызы үзенең күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Мария Дмитрий кызы Бөек ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта ул Биектау авылында туганнары һәм якыннары янәшәсендә гомер кичерә.
Юбилярны әлеге бәйрәм белән котлау өчен Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Ул юбилярга озын гомер, сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде. Шулай ук Рөстәм Галиуллович Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Биектау районы администрациясе бүләкләрен дә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев