Биектау авылында яшәүче Әнвәр Һадиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
3 февраль көнне Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Әнвәр Һади кызы Һадиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Биектау авыл җирлеге башлыгы Илдар Минһаҗевлар килде. Рөстәм Галиулла улы Әнвәр Һади кызына саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм...
3 февраль көнне Биектау авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Әнвәр Һади кызы Һадиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилярны олуг бәйрәме белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Биектау авыл җирлеге башлыгы Илдар Минһаҗевлар килде.
Рөстәм Галиулла улы Әнвәр Һади кызына саулык-сәламәтлек, якыннарының кайгыртуы һәм яратуында озын-озак гомер итүен теләде. Шулай ук район башлыгы юбилярга илебез Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район хакимияте исеменнән бүләкләр тапшырды.
Әнвәр Һади кызы Республикабызның Әтнә районында туган, үскән, хезмәт юлын башлаган. Узган гасырның 60 нчы елларында Биектау районына яшәргә дип күченеп килгәннәр.
Барлыгы 5 бала тәрбияләп үстергән. Балалары арасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Юныс улы Абдуллазянов һәм Идел буе электр челтәрләре оешмасының профоюз комитеты җитәкчесе Фоат Юныс улы Абдуллазяновлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев