Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылында "Китап бәйрәме" узды (+ФОТО)

Кичә Биектау авылында "Китап бәйрәме" узды. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм укучылар җыелган бәйрәмдә Татарстан китап нәшриятының авторлары чыгыш ясады. Узган ел гына балалар өчен хикәяләр һәм әкиятләр, 4 томлык сайланма әсәрләре басылып чыккан Әхәт Гаффар телгә, милләткә кагылышлы фикерләре белән уртаклашса, "Әлифба", уку китаплары авторы, галимә...

Кичә Биектау авылында "Китап бәйрәме" узды.
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм укучылар җыелган бәйрәмдә Татарстан китап нәшриятының авторлары чыгыш ясады.

Узган ел гына балалар өчен хикәяләр һәм әкиятләр, 4 томлык сайланма әсәрләре басылып чыккан Әхәт Гаффар телгә, милләткә кагылышлы фикерләре белән уртаклашса, "Әлифба", уку китаплары авторы, галимә Рәдинә Ягәфәрова укытучылар өчен тулы бер осталык дәресе бирде. Фокусчы-иллюзионист Альберт Гадел күптән түгелгенә дөнья күргән "Фокуслар энцияклопедиясе" китабына нур өстенә нур итеп фокуслар күрсәтте. китапханәчеләр дә бурычлы калмады: нәшриятка үз тәкъдимнәрен, укучылар сораулары буенча төзелгән, ихтыяҗ булган авторлар, әсәрләр турында фикерләрен җиткерделәр.

Китап бәйрәменә районда эш сәфәрендә булган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев