Биектау авыл китапханәсендә пенсиядәге иң актив китап укучылар өчен чара оештырылды
Шушы көннәрдә Биектау авыл китапханәсендә пенсия яшендәге хезмәткәрләр өчен "Куңел яшь булганда, безгә еллар бәла түгел!" дип исемләнгән чара оештырылды. Чара өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелде. Бәйрәмгә китапханә хезмәткәрләре үзләренең иң актив укучыларын чакырды. Димәк, биредә район үзәгенең китапка мөкиббән, белемле, укымышлы ветераннары гына җыелган иде. Аларны әле һич кенә дә...
Шушы көннәрдә Биектау авыл китапханәсендә пенсия яшендәге хезмәткәрләр өчен "Куңел яшь булганда, безгә еллар бәла түгел!" дип исемләнгән чара оештырылды. Чара өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелде. Бәйрәмгә китапханә хезмәткәрләре үзләренең иң актив укучыларын чакырды. Димәк, биредә район үзәгенең китапка мөкиббән, белемле, укымышлы ветераннары гына җыелган иде. Аларны әле һич кенә дә пенсия яшендәге яисә өлкән кешеләр дип атап булмый. Алар барысы да бүгенге халәтләреннән бик тә канәгать, тормышка, яшәүгә гашыйк кешеләр. Алар берсеннән-берсе уздырып оныклары, яраткан шөгыльләре турында сөйлиләр, киләчәккә планнары белән уртаклашалар, бер-берсеннән өйрәнәләр, бер-берсенә төрле темалар буенча киңәшләр бирәләр.
Тантанада ветераннар өчен кадерле һәм якын булган музыка яңгырап торды, кичәне оештыручылар ветераннарга үзләренең күп төрле талантларын күрсәтте.
Тантана кунаклары өчен төрле биремнәр әзерләнгән иде. Биредә өлкәннәр үзләренең тапкырлыгын, актерлык осталыгын да күрсәтте.
2016 ел - кино елы булуын искә алып, өлкәннәргә Совет чорындагы кинофильмнардан музыкалар тыңлаттылар. Кичәдә катнашучылар теге яки бу музыканың кайсы кинофильмнан икәнлеген төгәл әйтеп бирергә тиеш иде. Югары интеллектуаль дәрәҗәдәге кунакларга музыка тану бик җиңел бирелде. Чара чәй табыны артында барды. Бирегә иҗат белән шөгыльләнүчеләр килгән иде. Гөлниса Мортазина тамашачыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләде, ә китапханәчеләр К. Ахманова, В. Мортазин, Р.Салиевларның китапларын тәкъдир итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев