Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
“Биектау-2005” хоккей командасының 9 уенчысы “Ак Барс” командасына күчте
"Биектау-2005" хоккей командасының 9 уенчысы "Ак Барс" командасына күчте. Беръюлы дистәгә якын спортчының контракт нигезендә югары командага күчүе район тарихында гына түгел, республика хоккее тарихында булганы юк иде. 2005 елда туган уенчылардан торган "Биектау-2005" хоккей командасы җиңелүләрне белмичә, җиңү артыннан җиңү яулап барды. Команданың мондый сәләте "Ак Барс" командасы менеджерларының...
"Биектау-2005" хоккей командасының 9 уенчысы "Ак Барс" командасына күчте.
Беръюлы дистәгә якын спортчының контракт нигезендә югары командага күчүе район тарихында гына түгел, республика хоккее тарихында булганы юк иде.
2005 елда туган уенчылардан торган "Биектау-2005" хоккей командасы җиңелүләрне белмичә, җиңү артыннан җиңү яулап барды. Команданың мондый сәләте "Ак Барс" командасы менеджерларының да игътибарын җәлеп итте. Шулай булмый ни, безнең команда "А" төркемендә бер миллион халык яши торган Саратов һәм Түбән Новгород шәһәрләре командалары белән бер мәйданда уйнады һәм җиңүгә иреште. Ә безнең районда нибары 45 мең кеше яши. Спортның таләпләре һәм кагыйдәләре күп төрле, әмма, асылда, максатларга табан бер йодрык булып туплана алган, көчле рухлы шәхесләр генә пъедесталның иң югары баскычына менү шатлыгын кичерә. "Биектау-2005" командасының "Ак Барс" командасын да баскетболда гына була торган исәп аермасы белән җиңгән вакытлары булды. Безнекеләр бик күп шәһәр, өлкә хоккей командалары белән бер кырда очрашып, көндәшләре капкасында "ут уйнатты". Мондый команданы күрмәмешкә салыну республика хоккей спортына хыянәт итү белән бер булыр иде. Күрделәр һәм күтәреп алдылар. Безнең "йолдызлар составы" хәзер "Ак Барс" командасында уйный башлый.
Биектау районы боз сарае директоры Андриян Тябин сүзләренә караганда, спорт сарае төзелеп эшли башлаганга 4 кенә ел тулуга да карамастан, аның диварларында республикакүләм дәрәҗәдә танылган яшь спортчылар үсеп чыкты. " Әлбәттә, команда үзенең 5 һөҗүмчесен, 3 саклаучысын, 1 капкачысын "Ак Барс"ка бирде. Иң көчле спортчылар китте. Әмма "Биектау-2005" командасы яңадан тулыланды. "А" төркемендә уйнарлык дәрәҗәдәге спортчыларны җыйдык. Республикадан читтән дә эзләргә туры килде. Шулай итеп, район хоккееның визит карточкасы булган 2005-нче елгы команданы саклап кала алдык. Чөнки бездә алмашлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. Киләсе сезонга безнең хоккей клубы яңа көчләр белән килә. Биектау районында хоккей тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш", - ди Андриан Тябин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев