Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
“Бәхет хаты” нигә көттерә
Гражданнарга 2015 ел өчен салым турында белдерү хаты октябрь уртасына кадәр җибәрелергә тиеш иде. Шул белдерү хаты нигезендә кеше узган ел өчен милек салымын түләргә тиеш. Алдан хәбәр ителгәнчә, быел физик затлар өчен җиргә, транспортка, милеккә салымны түләү срогы ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр күчерелде. Мондый хәбәрне Федераль салым хезмәтенең Татарстан...
Гражданнарга 2015 ел өчен салым турында белдерү хаты октябрь уртасына кадәр җибәрелергә тиеш иде. Шул белдерү хаты нигезендә кеше узган ел өчен милек салымын түләргә тиеш.
Алдан хәбәр ителгәнчә, быел физик затлар өчен җиргә, транспортка, милеккә салымны түләү срогы ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр күчерелде. Мондый хәбәрне Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җибәрде.
Татарстанда яшәүчеләргә милек салымнарын исәпләү эшләре октябрь башында ук тәмамланган иде. Гражданнар салымны салым органнары җибәргән белдерү хаты һәм заказлы хатлар яки шәхси кабинет онлайн сервисы аша электрон рәвештә җибәрелгән хатларга нигезләнеп түләргә тиеш. Әмма бүгенге көндә Биектау халкының күбесенә белдерү хаты килеп җитмәгән. Мондый хәл халыкны пошаманга салды. Нишләргә? 1 декабргә кадәр салымнарны түләп өлгерергә кирәк!
"Тыныч йоклыйсың килсә, салымыңны вакытында түлә!", дигән гыйбарә бүген көн кадагында тора. Биектау авылы Юбилейная урамында яшәүчеләр салымнарны бик түләр иделәр дә бит, белдерү хатлары килеп җитмәгән. "Без үзебезгә тиешле "бәхет хатлары" артыннан салым инспекциясенә барырга җыенмыйбыз, - ди Екатерина Трушина. - Монда безнең бернинди гаеп тә юк. Без үзебезнең бурычны түләргә әзер. Ни өчен белдерү хатлары килеп җитмәде, шуны аңлатып бирсәләр иде."
Хатлар килмәүнең берничә сәбәбе бар. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында теркәү узган кешеләргә хатларны электрон юл аша җибәрәләр. Моны ачыклар өчен сайттагы үзегезнең шәхси кабинетыгызга кереп карарга кирәк.
"Татарстанда яшәүче күп кенә кешенең Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында үзенең шәхси кабинеты бар. Аларга адресланган барлык хатлар һәм белдерүләр нәкъ менә шул кабинетка килә", - дип аңлатты безгә Биектау районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Алексей Афанасьев.
Салым түләүдә төрле ташламаларга ия булган гражданнарга да белдерү хатлары җибәрелми. Андыйларга инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары керә. Гомуми салым күләме 100 сумнан аз булган кешеләргә дә борчылырга урын юк. Мондый затлар өчен белдерү хатлары киләсе елда гына киләчәк.
Әгәр сез үзегезне алда санап үтелгән бер генә категориягә дә кермим, дип уйлыйсыз икән, район салым хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, белдерү хаты килмәүнең сәбәпләрен белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев