Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Моннан 9 ел элек, 2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бәйрәм безгә үткән гасырлардан килде һәм популярлык казанып та өлгерде. Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр...

Моннан 9 ел элек, 2008 елда, безнең җәмгыятьтә гаҗәеп бер бәйрәм пәйда булды. 8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бәйрәм безгә үткән гасырлардан килде һәм популярлык казанып та өлгерде. Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр - Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелде. Бу бәйрәмне илнең барлык традицион конфессияләре дә хуплады. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.
Бу көнне, ирексездзән, Петр һәм Феврония Муромскийларны искә аласың. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер "Петр һәм Феврония турында повесть" мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Алар гомер буе мәхәббәттә яшәгәннәр, бер-берсенә тугъры булганнар. Бу ике җан бер-берсенә шул дәрәҗәдә береккән булган ки, алар фани дөньядан да бер үк көнне күчәләр. Урта гасырларда яшәгән борынгы әби-бабаларыбызны искә алганда бүгенге гаилә тормышын анализлый башлыйсың. Намус белән яшәүче гаиләләр ныклы, озын гомерле булалар. Йомшаклык күрсәтеп, төрле күңел аздыргыч вәсвәсәләргә бирелгән кешеләрнең гаиләләре дә таркала. Әмма таркалырга торган гаиләне дә саклап калып була. Моның өчен үзеңдә көч табып, каршыңда торган киртәләрне җиңеп чыгу юлларын гына табарга кирәк. Барысы да кешенең ихтыяр көченнән тора.
Иман, илһам, тормыш, мәхәббәт дигән төшенчәләрне белмәгән, Аллаһы Тәгалә биргән яктылыкны күрергә теләмәгән, томана, надан кешеләр гаиләнең дә асылын аңламыйлар, кадерен белмиләр. Югыйсә, гаилә төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучы институт булып тора. Нык, сәламәт гаилә - көчле илнең нигезе ул. Нәкъ менә шуңа гаилә һәм социаль демография проблемалары дини оешмаларның, дәүләт хакимиятенең даими игътибары астында тора да инде.
Ир белән хатынның бер-берсенә булган мәхәббәте җир йөзендә үзенең матурлыгы, даимилеге, тугърылыгы һәм акылы белән башка җан ияләренекеннән аерылып тора. Бу сыйфатлар без яратып укый торган әдәби әсәрләрдә дә чагылыш таба.
Табигатьтә дә тугърылыкның матур үрнәкләрен күрәбез. Аккошлар мәхәббәте безнең барыбызны да таң калдыра. Алар бер-берсенә гомер буе тугъры калалар. Алар табигатьтә иң затлы, акыллы, зирәк кошлар. Бер-берсен мәңгегә югалткан очракта да алар мәхәббәткә хыянәт итмиләр. Үзләренең парын югалткач алар биеклектән түбәнгә ук кебек атылып, үзләрен үзләре юк итәләр.
Изге Петр һәм Феврония тормышыннан бер мисалны искә төшереп үтик әле. Бервакыт алар олы көймәгә утырып елгага чыгалар. Феврония үзенең ире - Муром князе Петр янында йөри торган боярның аңа "майлы" күзләре белән карап торуын сизә. Шунда ул боярга көймәнең уң ягыннан су алып эчәргә куша. Көймәнең сул ягыннан да эчәргә тәкъдим итә. Бояр Феврония кушканнарны берсүзсез үти. Феврония боярга сорау бирә: "Көймәнең кайсы ягындагы су тәмлерәк?", - ди. Бояр аңа: "Икесе дә бер",- дип җавап бирә. "Хатын-кыз да бер-берсеннән шушы су кебек берни белән дә аерылмый. Шулай булгач, син, оятсыз, ни өчен чит хатынга күз саласың?", - ди Феврония.
Бергә яшәү дәверендә ир белән хатын мәхәббәте тормыш зилзиләләреннән күп тапкырлар сынала. Әгәр гаилә җепләре нык икән, авырлыклар, киресенчә, мөнәсәбәтләрне тагын да яхшырта кына. Әйе, матур гаилә корып яшәү өчен университетлар бетереп, югары белемгә ия булу да мәҗбүри түгел. Әти-әни, әби-бабай, балалардан торган гаилә - үзе бер олы мәктәп инде ул. Монда һәркем укый, һәркем бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнә. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп дәвам итә.
Безнең заманда үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алган балаларын да лаеклы итеп тәрбияләүче ата-аналар, күп балалы гаиләләр бар. Йортка ир-кеше белән - җылылык, хатын-кыз белән - яктылык, бала белән шатлык керә, диләр. Үзләренең җылы, якты йортларын шатлык белән тутырган гаиләләр бүген дә аз түгел. Кеше нинди генә хан сараедай зиннәтле йортта яшәмәсен, гаиләсе, бала-чагасы юк икән, бәхете түгәрәк булмаячак. Өйләнү - ул өйле булу мәгънәсен аңлата. Никах укыту - җаваплылык дигән сүз. Ул җәмгыять өчен генә түгел, ир белән хатын өчен бик кирәк.
Әйе, яшь вакытта гомер ничек тә уза, аны сизмисең дә, олыгайгач, тигезлектә, бер-береңә терәк булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?!
Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль чыгарган иде. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев