Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Бөтендөнья котыруга каршы көрәш көне. Үзегезне һәм гаиләгезне котыру авыруыннан ничек сакларга?
Котыру - үзәк нерв системасын зарарлый һәм үлем белән тәмамлана торган йогышлы авыру. Авыру кешегә чирле хайван тешләгәндә тырналган, сыдырылган урыннар аша тирегә һәм лайлалы тышчага аның селәгәе тиеп киткән очракта күчә. Бит тирәләрен һәм кул чукларын тешләтү аеруча куркыныч. Кешедә инкубация чоры (авыруны йоктырудан алып, беренче билгеләре күренгәнгә кадәрге...
Котыру - үзәк нерв системасын зарарлый һәм үлем белән тәмамлана торган йогышлы авыру.
Авыру кешегә чирле хайван тешләгәндә тырналган, сыдырылган урыннар аша тирегә һәм лайлалы тышчага аның селәгәе тиеп киткән очракта күчә. Бит тирәләрен һәм кул чукларын тешләтү аеруча куркыныч.
Кешедә инкубация чоры (авыруны йоктырудан алып, беренче билгеләре күренгәнгә кадәрге вакыт арасы) гадәттә 10 көннән 2 айга кадәр сузыла. Ул тешләгән урынның кайда булуына бәйле (башка никадәр якынрак булса, шулкадәр кыскарак).
Авыруның тәүге билгеләре тешләнгән урынның кычытып-авыртып торуында, шушы урындагы нерв юлларының сызлавында чагыла. 1-3 көннән авыру тарала, гидрофобия (судан курку) өянәге башлана: сыеклык эчкәндә һәм хәтта су аккан тавышка да тамак һәм бугаз мускуллары авырттырып кысыла. Һава тирбәлүләренә дә (аэрофобия), тавышка да (акустикофобия), якты утка да (фотофобия) шушы ук күренешләр кабатлана. Мондый үзгәрешләр көчәя бара һәм кеше сулау мускулатурасы яки кан тамырларын хәрәкәтләндерүче үзәк параличыннан үлә.
Котыру - 100% очракта үлем белән тәмамлана торган авыру һәм аны булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
- котыруга профилактика йорт һәм "бойцовый" токымлы этләрне асрауны тәртипкә салуга, җәнлек тешләгән кешеләргә вакцинация ясауга нигезләнә;
- хайваннарны, ветеринария тикшерүе уздырып, бары тик махсус оешмалардан гына алырга;
- хайваннарны ветеринария станциясендә (дәвалау урынында) теркәргә;
- йорт хайваннарына һәм авыл хуҗалыгы терлекләренә котыруга каршы прививка ясатырга, аларны шәһәр читенә алып чыкканда бигрәк тә;
- этләрне йөртергә алып чыкканда кыска муенчаклы бау, ә зур һәм махсус өйрәтелгән этләргә борынлык кидердергә. Сукбай эт-мәчеләр янына якын җибәрмәскә. Зур куркыныч тудырганлыктан, аларны ауларга кирәк.
- Табигать кочагына чыкканда кыргый җәнлекләр, ә авылда яки шәһәрдә булганда хуҗасыз эт-мәчеләрне ашатмаска, аларны сыйпамаска;
- авыру терлек яки йорт хайваннарын ветеринария тикшерүе уздырмыйча суярга һәм күмәргә ярамый;
- билгесез хайван яки җәнлек тешләсә, аның селәгәе сыланса, кичекмәстән антирабик ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итәргә;
- мондый очракта авырудан котылып калырга тиз арада ясалган антирабик прививкалар гына ярдәм итә алачак;
- хайван тешләсә, тырнаса яки аның селәгәе тиеп китсә, бу урынны шул минутта ук күбекләнгәнче сабынлап, яхшылап юарга, антисептик белән эшкәртергә һәм кичектергесез рәвештә табиб-хирургка яки травмотология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Кешене тешләгән эт карантин узарга тиеш.
Исегездә тотыгыз: үз вакытында ясатылган антирабик прививка тормышны саклап калуның бердәнбер нәтиҗәле чарасы булып тора!
Татарстан Республикасының Арча һәм Биектау районнарындагы "Гигиена һәм эпидемиология үзәге"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев