Безнең геройлар-безнең горурлыгыбыз
2020 елда газетабызда «Безнең ишегалды Геройлары " проекты старт алган иде. Шул исемдәге рубрика астында без балалар һәм яшь буын арасында спортның бик күп төрләрен популярлаштыруга, районның билгеле бер ишегалдында яки районда үскән чемпионнар турындагы язмаларны даими биреп барабыз. Бүгенге героебез 2012 елда туган, бүгенге көндә Биектау данын республика футбол кырларында таныткан «Эверест» футбол командасы уенчысы Ислам Абдуллин.
Ислам балалар бакчасына йөргән чагында ук футбол уйный башлый. Ул Суксу авылында туа. Авыл малае булгангамы, Ислам физик яктан бик көчле. Моның шулай икәнлеге ярышлар вакытында бигрәк тә сизелә һәм Исламның бу сыйфаты командага уңышларга ирешергә ярдәм итә. Ул һөҗүм иткәндә дә, сакта торганда да бертигез дәрәҗәдә яхшы уйный. Бер командада уйный торган иптәшләре дә бертавыштан Исламның оста футболчы икәнлеген таныйлар: “Ул бик әйбәт уйный. Уен вакытында тренер аны кая гына билгеләмәсен, барысында да яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтә”, - ди «Эверест» командасы уенчысы Азат Гыйльманов.
2012 елгы футболчылар тренер Александр Петухов җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Александр Петухов - район футбол командасының төп уенчысы. Үз карамагындагы яшь уенчыларны ул комбинацион футбол серләренә өйрәтә.
Билгеле булганча, футбол – команда уены. Күмәк уенның үзенең алымнары бар. Монда бер-береңне күз карашыннан, һәр хәрәкәтеннән аңлау мөһим роль уйный. Ислам кебек уенчылар команда уенында иң яхшылардан санала.
“Исламны башка уенчылардан үҗәтлеге, спортта гына күрсәтеп була торган усаллык, максатчанлык аерып тора, - ди тренер Александр Петухов. – Футболда мондый сыйфатлар бик тә кирәк”.
Футболга карата Ислам бик җитди карашта. Ул җитди сәбәпләр булмаса күнегүләрне калдырмый, ярышларда үз-үзен аямый көрәшә. Чөнки киләчәктә яшь уенчы профессионал футболчы булырга хыяллана.
“Миңа футбол уены бик тә ошый. Чөнки ул миллионнар уены. Ул популяр һәм аны миллионнар яратып карый. Минем яраткан футболчыларым да бар. Мин аларның уенын кызыксынып күзәтәм, үземдә дә аларда булган сыйфатларны булдырырга тырышам”, - диде безгә «Эверест» командасының яшь футболчысы Ислам Абдуллин.
Тренер Александр Петуховның укучылары соңгы ике елда Татарстан Республикасының иң яхшы дүрт командасы исемлегенә керде. Казан шәһәре беренчелегенә барган ярышларда «Эверест» командасы беренче өчлектә уйный һәм аның призлы урын алырга өмете бар.Ә апрель аенда команда Бөтенроссия ярышларында катнашачак.
Эрнест АБДУЛАЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев