Бергә булыйк, бердәм булыйк!
2014 нче ел илнең киләчәгенә өметләнү елы булды. Кешеләр коммуналь хезмәтләргә чыгымнар артыр дип тә, азык-төлек бәяләре өскә үрмәләр дип тә көтмәгәннәр иде. Хәзерге вакытта барлык, аеруча электрон массакүләм-мәгълүмат чараларында россиялеләргә "билләрен кысыбрак буарга" тәкъдим ителә. Халык моны Кырымның яңадан Россиягә кушылуы, Яңа Россия республикаларындагы катлаулы хәл белән бәйлиләр. Донецк...
2014 нче ел илнең киләчәгенә өметләнү елы булды. Кешеләр коммуналь хезмәтләргә чыгымнар артыр дип тә, азык-төлек бәяләре өскә үрмәләр дип тә көтмәгәннәр иде.
Хәзерге вакытта барлык, аеруча электрон массакүләм-мәгълүмат чараларында россиялеләргә "билләрен кысыбрак буарга" тәкъдим ителә. Халык моны Кырымның яңадан Россиягә кушылуы, Яңа Россия республикаларындагы катлаулы хәл белән бәйлиләр. Донецк һәм Луганск халык республикалары халыклар референдумы нәтиҗәсендә мөстәкыйльлек алдылар.
Россиядә рубль курсы төшү ни белән бәйле? Россия икътисадына властьның олигархларга амнистия һәм легальләштерү юлы белән капиталларын Россиягә кайтару, милли байлык фонды акчасын банкларга ярдәмгә файдалану гына булышыр микән? Массакүләм-мәгълүмат чараларында бик күп еллардан бирле "без нефть энәсендә", диләр. Без күп вакытны югалтсак та, бүген әле, товарларны чит илләр-дән кертмәс өчен, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүне күтәрергә соң түгел. Ул чакта санкцияләр безгә икътисадны яңартырга да комачауламас. Белгечләр әзерләргә кирәк. Безнең югары һәм махсус урта мәктәпләр бу бурычны менә дигән итеп башкарганнар иде. Хәзер һөнәри-техник училищеларны ябалар. Бездә әллә андый кадрлар артык күп микән? Яшерен-батырын түгел: югары звено кадрлары күп, әлбәттә. Хәзерге вакытта югары белемле икътисадчылар, юристлар, эш таба алмыйча, сәүдә өлкәсенә китәләр, шәхси кешеләргә сакчылар булып урнашалар. Кемнәрдер җитәкчеләргә якынрак булырга тырышалар, карьера ясыйлар.
Президент Владимир Путинның Федераль Җыелышка Мөрәҗәгате, журналистлар белән зур пресс-конференция вакытындагы чыгышы халыкның күңелендә эш белән мәшгуль булсак, алдагы кыенлыкларны уздырып җибәрә алырбыз дигән өмет уятты.
Без, күпмилләтле дәүләттә яшәүчеләр, туасы көнгә ышанып яшәргә тиеш. Алда зур эшләр һәм вакыйгалар көтә. Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Бөек Җиңүенең 70 еллыгы якынлаша. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгына әзерлек башлана. Безнең бергәләп башкара торган хезмәтебез - киләчәк хакына, көчле Россия хакына.
2015 ел - Әдәбият елы. Алда торган җаваплы һәм мөһим бурычларны без иңне иңгә куеп, бергә булганда гына тормышка ашыра алачакбыз. Яңа ел белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев