Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче булу – ул холык, иң яхшы булу - ул язмыш!

...Кеше күңеле беркайчан да "тәүге" сүзенә битараф түгел. Хәтер сандыгында да иң самими, иң җылы хатирәләр шул сүз белән бәйле... Табигатьнең гүзәл чоры, август аенда "Биектау радиосы" үзенең беренче зур юбилеен каршылый. Барчабызның да олы, уртак бәйрәме ул. Ни кызганыч, шатлыгыбызны уртаклашырга арабызда аның яраткан алып баручысы, биектаулыларны радио киңлекләре...

...Кеше күңеле беркайчан да "тәүге" сүзенә битараф түгел. Хәтер сандыгында да иң самими, иң җылы хатирәләр шул сүз белән бәйле... Табигатьнең гүзәл чоры, август аенда "Биектау радиосы" үзенең беренче зур юбилеен каршылый. Барчабызның да олы, уртак бәйрәме ул.

Ни кызганыч, шатлыгыбызны уртаклашырга арабызда аның яраткан алып баручысы, биектаулыларны радио киңлекләре аша иң беренче сәламләгән кызы Эльвира Ибраһимова гына юк. Әмма хатирәләр бакчасында ул гел безнең янәшәдә, күңел түрләрендә исә аның урыны мәңгелек.

Сизәсездер, кешелек дөньясы туган көненә якынлашкан саен, үтелгән юллар, башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, киләчәккә өмет - хыяллар белән яна. Бүген "Биектау Fm" да шул 5 еллык хезмәт чорында эшләнгән яраткан сәхифәләрен, кызыклы вакыйгаларын, мөһим әңгәмәләрен сагынып искә ала. Бигрәк тә Эльвирасын сагына ул. Хезмәттәшем, остазым, алга таба иң якын кешем, дустыма әверелгән Эльвира Ибраһимованы мин кояшка тиңләр идем. Ул да кояш кебек матур, якты иде. Аның күңел нуры аша меңләгәннәр җаннарына дәва алды, һәркем өчен ул туган-дус кебек якын була белде. Шул ук вакытта беркемнең дә кулы җитмәслек бөеклектә иде ул. "Радио" дип аталган яраткан дөньямны ачканда янәшәмдә Эльвира Илдар кызының булуы белән бик бәхетле мин. Тыңлаучыларны бәхетле итүдән үзең дә бәхетле булырга мине ул өйрәтте. Шушы урында бер вакыйга исемдә уелып калган". Эфир башланырга санаулы минутлар калып бара. Һәрберебез үзенә йөкләнгән вазыйфа белән мәшгуль, вакытыбыз секундлар белән исәпләнә. Радиобыз киңлекләрендә Район гимны янгырый башлаганчы барысын да өлгертергә кирәк. Шулчак бүлмәбезгә йөгерек адымнары, шат елмаюы белән тыңлаучыбыз Рәфыйк абый килеп керде. Сәбәбе дә бар икән: кичә безнең киңлекләр аша якынын тәбрикләгән, рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Шулчак хезмәттәшем Эльвира, сәгать телләрен туктатып торгандай, якташыбызның һәр сүзен дикъкать белән тыңлап, хәл-әхвәлен сорашып, теләкләрен ирештереп озатып калды. Вакытка да, мөмкинлеккә дә буйсынмый, һәр тыңлаучысына шундый игътибарлы була белде ул. "Кая гына барсаң да, сине гел яраталар. Тыңлаучылар да елый-елый рәхмәтләрен ирештерә. Моның берәр яшерен сере бармы әллә соң?" - дигән сорауны үзенә еш бирә идем. "Хак Тәгаләнең кодрәте киң аның, Гүзәлия. Раббыма рәхмәт. Мине яраталар икән, бу әниемнең дә миңа салган мәхәббәте, тәрбиясе" - дия иде: "Миңа бит үземә дә яшәр өчен тыңлаучыларым кирәк", - дип елмаеп куяр иде. Чыннан да якташларыбыз белән очрашу мизгелен түземсезлек белән көтеп алды ул. Һәр тапшыруны күңел биреп, ихластан башкарды. Әңгәмәгә килгән һәр кунакны якты йөз белән каршылап, микрофон алдында каушап калганнарны тынычландырып, гади генә әңгәмәдән дә зур бәйрәм ясый белүче ул гына иде. Бүген дә аның кебек озын-озын шигъри юлларны яттан сөйләүче, бер генә минутка да тыңлаучыны ялыктырмый үзенә каратып торучылар бар микән?! Безнең өчен - Ул гына! Эльвира Илдар кызы әзерләгән һәр тапшыруның нигезендә олы фәлсәфә ята. Биектау халкын да ул, олысын-кечесен миһербанлы, игелекле, әти-әнигә, туган-дуска рәхимле булырга өндәде. Һәр сүзен исә үз үрнәгендә раслый да белә иде. Матур теләкләргә дә, игелекле эшләргә дә юмарт булды. Аңа гозер белән килгән берәүне дә кире борганын хәтерләмим мин. Хезмәт юлын мәртәбәле радио киңлекләрендә үткән кеше булса да, Биектау радиосын да бик тиз яратып өлгерде ул. "Биектау халкының ихласлыгын яратам мин" дия иде һәрчак. Биектаулылар да аны бик яратты. Яратты гына түгел, әле дә ярата, яратачаклар да.

...Миндә әле синең җылың калган −

Елмаюың калган күңелдә.

Хисләр генә, җавап табалмыйча,

Шигырь булып, җилгә сибелә...

Тик нигә соң исемең ишетсәм дә,

Якты нурга дөнья күмелә?!.

...Миндә әле синең җылың калган −

Елмаюың калган күңелдә...

Әлеге мәкаләм якынымның рухына дога булып барсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев