Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Беренче булу өчен бөрелеләр мөмкин булганның барысын да эшләделәр

Биектау районы үзәгендә чаңгы эстафетасы узды. Анда бөтен районнан килгән чаңгычылар көч сынашты. 7-11 сыйныф укучылары стартка басты. Ярышны оештыручылар катнашучыларны яшькә карап түгел, мәктәпләр буенча бүлделәр. Һәрвакыттагыча, киеренке көрәш, оттыручыларның күз яшьләре һәм җиңүчеләрнең шатлыклы хисләре - барысы да булды.

Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары чаңгы буенча район ярышларында һәрвакыт бүләкләргә лаек булалар. Уңышның сере - физкультура укытучысы Михаил Романовның чаңгы узышларын мөкиббән китеп яратуында. Ул укучыларны барлык ярышларга да җентекләп, тырышып әзерли һәм осталык серләренә үз мисалында төшендерә.

- Мин үзем дә чаңгы узышларында ел саен катнаша идем, быел гына катнашмадым. Балалар миңа карыйлар, кемнән үрнәк алырга икәнлеген беләләр. Мин аларга чаңгы техникасы серләрен ачам, атлаган саен таякларны ничек дөрес тотарга икәнлеген күрсәтеп бирәм. Алар менә шулай миңа карап, спортка тартылалар да, - диде Бөреле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Михаил Романов.

Стартка басу белән үк Михаил Петровичның укучылары алдагы өчлеккә керделәр. Диана Тимофеева бөтен көченә тырышты һәм эстафетаны тапшырганнан соң чаңгы юлына ук авып төште. Әмма тиз арада торып басты һәм үзенең спортка булган мәхәббәте турында сөйләп тә бирде.

- Ярышларда һәрвакыт катнашам, чөнки миңа бу бик ошый, - диде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Диана Тимофеева.

Өченче этап медальләр өчен көрәштә хәлиткеч булды. Бөреле командасы составында стартка чаңгы узышлары буенча Биектау районында күп тапкырлар призлы урыннар яулаган Радель Зәйнуллин да басты. Ул команда буенча үзенең иптәшенә дә өмет калдырды һәм тегесенә булган өстенлекне югалтмаска гына кирәк булды. Радель шәхси узышу белән эстафета арасында нинди аерымлык булуын бик яхшы аңлый.

Реклама

- Эстафетада бөтен әйләнешне “батырырга” кирәк. Һәрвакытта да киеренкелек зур, бик нык арыйсың, - дип үз фикерен белдерде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Радель Зәйнуллин.

Ярышлар катнаш эстафета принципы буенча узды. Һәр мәктәптән ике кыз һәм ике егет катнашты. Районның төп мәктәпләре арасында узыш нәтиҗәсе буенча беренче - өченче урыннарны Шуман, Суыксу һәм Алан-Бәксәр мәктәпләре алды. Урта мәктәпләр арасында өченче урынны Мәмдәл командасы алды, икенче урында - Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе чаңгычылары, ә пьедесталда беренче урынга Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары чыкты.

Ярыштан соң катнашучылар өйләренә таралыштылар. Эстафета бик яхшы узды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев