Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бердәм Россия» партиясе ярдәм итә

Июль ахырында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлаган иде. Алты автобус республика буенча һәркайсы үз зонасы буйлап йөрде. Шәһәр, район һәм авыл халкы партия вәкилләренә үзләренең сораулары, үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Биектау районында мобиль пунктлар 14, 15, 18 август көннәрендә эшләде.

Мобиль кабул итү пункты иң элек Дөбьяз авылы халкын кабул итте. Ул көнне авыл Советы бинасы янында кеше күп булды. Һәркайсы үзен борчыган сораулар белән килде, партия әгъзаларына үтенечләрен җиткерде, актуаль мәсьәләләрне хәл итте. Еш бирелә торган сораулар “Бердәм Россия” партиясенең ха лык пр ог р аммасына кертеләчәк һәм партиянең Мәскәүдә узачак съездында расланачак.

Дөбьязда яшәүче Анита Шаһиева авылдашлары гозерен җиткерде: “Үзебезнең авыл җирлеге тарихын музей итеп торгызырга иде. Әмма моның өчен аерым бина кирәк. Музей булдыру бик катлаулы, иҗади эш. Аның концепциясен дә бергәләп уйларга кирәк”, - ди Анита Шаһиева.

Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин әлеге гозерне бик хуплап кабул итте. Аның фикеренчә, Дөбьяз авылы тарихы бик бай һәм кызыклы. Туристларга сөйләрлек һәм күрсәтерлек истәлекле урыннар да, тарихи экспонатлар да җитәрлек.

Дөбьяз авылы халкын кабул иткәннән соң автобус Алан-Бәксәр авылына юл тотты. Алан-Бәксәр авылына Татарстан Республикасы Президенты Аппараты рәисе урынбасары Александр Терентьев та килгән иде. Ул авыл халкы белән очрашып, аларның фикерләрен тыңлады, сорауларын һәм гозерләрен кабул итте.

“2016 елдан эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми, - ди авылда яшәүче Наил Кәлимуллин. - Мин үзем эшлим һәм эшләгән акчам кредит түләргә китеп бара. Эштән китсәм, кредит түли алмаячакмын. Түләүләр болай да күп: газ, су, электр. Пенсия акчасы гына да җитми. Эшләүче кешеләрнең дә пенсияләрен индексацияләсеннәр иде”.

Александр Михайлович аңлатуынча, мондый сораулар халыктан бик күп килә. Партиянең халык программасына кертүне юллар һәм җәяүлеләр йөри торган тротуарларның сыйфаты, күпфатирлы йортларда ремонт проблемасы, яңа торак пунктларында инфраструктура булдыру, торак-коммуналь хуҗалыгын камилләштерү кебек мәсьәләләр көтә. Авыл территорияләрендә һәркемгә хезмәт күрсәтә торган җәмәгать объектларын төзүне үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр дә байтак. Әтиәниләр, шулай ук, балаларына бердәм дәүләт имтиханнары тапшырудан азат итүләрен, 1 сентябрь алдыннан бер тапкыр түләнә торган акчаны бирү вакытын озайтуны сорый. Сукбай этләр проблемасы да соңгы вакытларда иң кискен проблемага әйләнде.

Халык бердәм күтәргән проблемалар, һичшиксез, партия программасына кертеләчәк. Ә Россия программасына керми калганнары, гомумиләштерелеп, республика программаларында, проектларында урын алачак һәм шуның нигезендә тормышка ашырылачак.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең мобиль кабул итү пунктларыннан тыш, «Минем депутат» дигән интернет-сервис һәм интернет-портал эшли. Кабул итү пунктларында сорау бирергә мөмкинлеге булмаганнар үзләренең гозерләрен әлеге инструментлар аша да депутатларга җиткерә ала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев