Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Мөлеков безнең аралардан китте

2022 елның 30 нчы маенда 97 нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Мөлековның йөрәге тибүдән туктады.

Мансур Һидиятулла улы Зур Битаман авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь булган. Яшьтәшләре кебек үк аның да тизрәк фронтка китәсе, фашистларны тар-мар итүдә катнашасы килә. 1946 нчы елның 5 нче гыйнварында Мөлеков укый торган мәктәпкә комиссия килә һәм үз теләкләре белән гамәлдәге армиягә китәргә ашкынучыларны терки башлыйлар. Беренчеләрдән булып фронтка китү теләген Мансур белдерә. Биш көн дә узмый, ул инде тимер юл вагонында фронт юнәлешендә бара. Әмма озак барырга туры килми, яңа алынучылар Канашта ярты ел өйрәнүләр узалар.

18 яшьлек егет беренче сугышчан чыныгуын Полтава янында ала. Биредә немецлар Украинада оборона үрләрен һәм терәк пунктларны тоташтыручы куәтле оборона төене корып куялар. Фашистлар үз алларына совет гаскәрләренең һөҗүмен тоткарлау бурычын куялар. Ул чактагы көрәш кызуын Мансур Һидиятуллович гомер буена да онытмый: дошман танклары башка сугышчылар арасында безнең якташ та булган блиндаж өстен “такыр басу”га әверелдерәләр. Бу сугышта Мөлеков могҗиза белән генә исән кала: блиндаж түбәсен ишелеп төшүдән аның терәге булган багана саклап кала һәм бу сугышчыны туфрак күмеп китүдән коткара.

Җиңү артыннан җиңү яулап, Совет Армиясе көнбатышка юл тота. Белая Церковь шәһәрендәге урам сугышларының берсендә Мөлековны фашист снайперы яралый. Ул пуля безнең якташыбызны ярты елга диярлек госпитальгә озата. 1944 нче елның маенда Мөлеков Калинин фронтының 3 нче удар армиясе составында сугышка җибәрелә. Аны 82 миллиметрлы миномет наводчигы итеп куялар. Ул чакта Псков янында каты сугышлар бара. Псковны азат иткәндәге тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Мансур Мөлековны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Эстония территориясендә барган сугышларда ул немец радистын әсирлеккә ала. Әлеге батырлыгы өчен аны II дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Мансур Һидиятулла улы Чехословакия территориясендә, Берлин өчен барган сугышларда катнаша. “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыш Мансур Мөлеков өчен 1945 нче елның 2 нче маенда Берлинда Рейхстаг стеналары янында тәмамлана. Җиңүне, бер-берсе белән кочаклашып, “Ура!” кычкырып, автомат залплары белән каршылыйлар. Алар хәтта күз яшьләрен дә яшереп тормыйлар.

Ә м м а М а н с у р Мөлеков туган якларына тиз генә әйләнеп кайтмый, тагын биш ел ул, җимереклекләрне торгызырга булышып, Германиядә хезмәт итә.

Мансур Мөлеков - Рейхстагка кадәр барып җиткән сугышчыларның берсе. Ә андыйлар бик күп булмый. Ветеранның өендә үзенең Җиңү почмагы бар иде, анда ул фр онт елларындагы фотосурәтләрне һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын кадерләп саклады.

Мансур Һидиятулла улы һәрвакытта районыбыз горурлыгы булды һәм шулай булып калыр да. Агымдагы елның ноябрь аенда Мансур Мөлековка 97 яшь тулыр иде.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев