Бәдрәфне чүп савытына әверелдергәннәр: биектаулылар унитазга ниләр генә ыргытмыйлар
Безнең редакциягә Биектау авылының Энергетиклар урамындагы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Ничә еллардан бирле канализация системасы сафтан чыгып интектерә. Агып чыккан пычрак су машина юлларына һәм җәяүлеләр йөри торган сукмакларга тарала, ул урыннарда сасы күл барлыкка килә, кышын боз катламы белән каплана. Бу хәл күпме дәвам итәр һәм мондый сафтан чыгуларның сәбәбе нидә?
Биектау авылындагы Энергетиклар урамында яз, вакытыннан алда килеп, гөрләвекләр хасил иткән. Юлны иңләп агучы су ташкыны - канализация торбаларының тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Әлеге проблеманы авыл халкы үзе генә хәл итә алмый. Төрле инстанцияләргә язып карасалар да, җавап бирмиләр.
- “Вавилон”га әллә ничә тапкыр шалтыраттым инде, тик миңа аннан төрле номерлар бирәләр. Директорлары мине ватсапта гомумән кара исемлеккә керткән, - дип зарланды Энергетиклар урамындагы йортларның берсендә яшәүче бер ханым.
Без “Вавилон-Жилсервис” идарә итүче компаниясе директоры белән элемтәгә кердек. Бу коммуналь тармак җаваплылыгындагы зона дигән сылтау белән ул безгә аңлатмалар биреп тормады. Ә халык исә зур йөк машиналары шоферларын гаепли.
- “КамАЗ”лар килеп туктый. Аларны йөртүчеләр без монда берни дә агызмыйбыз, киресенчә, канализацияне чистартабыз, шакшыны чыгарабыз, диләр. Әмма без алар анда нидер агызалар һәм шунлыктан инеш хасил буладыр, дип уйлыйбыз. Бирегә шулай ук башка шәхси йортлардан да чүп-чар китереп ташлыйлар, - дип үз фикерен белдерде Энергетиклар урамындагы йортларның берсендә яшәүче Лилия Галәветдинова.
Ә чынлыкта исә мәсьәлә болай ук катлаулы түгел. Канализация торбалары кешеләр үзләре унитазга ыргыта барган чүп-чарны чыгарып өлгерә алмый. Канализацияне чистартканда слесарьлар торбалардан ниләр генә тартып чыгармыйлар - моны хәтта күз алдына да китерүе кыен.
- Кием-салым, бала чүпрәкләре, хәтта шешәләр дә ташлыйлар. Боларны ничек унитазга ташларга буладыр инде - мин моны һич аңлый алмыйм. Алар барысы да су җибәрүнең үзәк челтәренә килеп төшә. Ә ул мондый чүп-чарны кабул итә алмый. Шунлыктан, еш булмаса да, торбалар тыгылып тора, - дип аңлатты канализация мәсьәләсенә кагылышлы вазгыятьне “Биектау коммуналь челтәре” җитәкчесе Рамил Гыйльметдинов.
К о м м у н а л ь ч е л т ә р хезмәткәрләре үзәк канализация системасыннан файдаланучыларга унитазны чүп савытына әйләндермәгез, дигән үтенеч белән әледәнәле мөрәҗәгать итеп торалар. Узган ел без Мичурин урамындагы канализацияне чистартырга бардык. Андагы проблема, әлбәттә, күпкә зуррак иде. Урамда күл хасил булган. Коммуналь челтәр хезмәткәрләре көн саен диярлек килеп йөрделәр. Сәбәбе - шул ук зур әйберләр: ул чакта торбаларны чистартучылар чын мәгънәсендә шок хәлендә булдылар. Инде моңарчы күреп гадәтләнгән гигиена чараларыннан тыш торбадан йомшак уенчыклар, курчаклар, бала чүпрәкләре һәм хәтта кием-салым да килеп чыкты. Мондый зур әйберләрне ничек итеп унитазга сыйдыра алалардыр - монысы әле дә аңлашылмый.
Энҗе ГАРӘФИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев