Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Байтик” лагеренда “Солдатка хат” акциясенә йомгак ясалды

Иң яхшы дип табылган иҗатчыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Солдатка хат" акциясе илебездә хәтер яңарту, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу акциясе буларак барлыкка килгән иде. Акция елдан-ел киңрәк колач ала. Дәһшәтле елларда сугыш кайгысы кермәгән бер генә гаилә дә, бер генә кеше калмаган. Димәк, акция һәркем өчен кадерле....

Иң яхшы дип табылган иҗатчыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Солдатка хат" акциясе илебездә хәтер яңарту, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу акциясе буларак барлыкка килгән иде. Акция елдан-ел киңрәк колач ала. Дәһшәтле елларда сугыш кайгысы кермәгән бер генә гаилә дә, бер генә кеше калмаган. Димәк, акция һәркем өчен кадерле. "Байтик" лагерендагы балалар өчен дә әлеге акция якты киләчәк өчен башын салган ата-бабалар рухын җанландыра, балаларның сугыш каһарманнарына чиксез рәхмәте булып гәүдәләнә. Лагерьда изге акциягә бик теләп әзерләнделәр.
"Безнең балалар тыныч тормышта яши. Тынычлыкның хакы бик тә кыйммәт. Ул ата-бабаларыбыз каны белән яуланган. Балалар моның шулай икәнен белеп, аңлап үсәргә тиеш. Үткәнен белмәгән, кадерләп сакламаган халыкның киләчәге дә булмый", - ди мәгариф өлкәсендә мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры ("Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы) Лариса Бикмуллина.
"Солдатка хат" акциясенең республика этабында Татарстанның барлык мәктәпләре катнашачак. Акциягә берничә айдан старт биреләчәк. "Байтик" лагеренда ял итүчеләр бу өлкәдә үзләренең талантын күрсәтергә өлгерде дә инде. Алар чын мәгънәсендә әдәби әсәрләр иҗат иткән. Җиңүчеләр бүләкләргә ия булды.
"Әлеге бәйге ике номинациядә барды. Беренче номинация буенча теләгән һәр бала Бөек Ватан сугышы солдатына хат язарга тиеш иде. Икенче номинациядә катнашучылар хатны бүгенге көндә илебез сагында торучы, солдат хезмәтен үтүче егетләргә адреслады", - ди "Байтик сәламәтләндерү-белем бирү комплексы генераль директоры урынбасары Владимир Лукин.
Бөек Ватан сугышы тарихка китте, әмма тарихта калды. Геройлар тарихы буыннан буынга күчеп, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Ә ватанпәрвәрлек киләчәккә атлар өчен иң кирәкле һәм кыйммәтле сыйфатларның берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев