Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Барлык мәктәпләр дә тикшерү узачак
Соңгы ике айда Роспотребнадзор вәкилләре районның мәктәп ашханәләрендә планлаштырылмаган 8 тикшерү алып барды. Алар барысы да прокуратура белән килештерелеп эшләнде. Дүрт мәктәп директорына беркетмәләр язылды.
“Барлык мәктәпләрдә дә бер үк төрле җитешсезлекләр. Ашханә хезмәткәрләренең махсус эш киемнәре юк, ашханәләр җитәрлек күләмдә суыткычлар белән тәэмин ителмәгән, - ди Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Биектау районы бүлеге башлыгы Эльвира Салкова. - Балалар туклану сферасында документлар дөрес тутырылмый яисә бу эш бөтенләй дә алып барылмый. Әзер продукция һәм тиз бозыла торган ризыклар маркаланмый, ашханәләрдә ярылган һәм кителгән савыт-саба бик күп. Мондый җитешсезлекләр санитар таләпләргә һич кенә дә җавап бирми”.
Дөрес, һәр мәктәптә дә ашамлыкларны төрлеләндерүгә зур игътибар бирелә. 1-4 сыйныф укучылары ашый торган ризыклар махсус меню буенча әзерләнә.
“Һәр мәгариф учреждениесендә без әзер продукцияне тикшер дек, балаларга биргән вакытта ризыкның температурасы санитар таләпләргә туры килү-килмәвен ачыкладык. Барлык мәктәпләрдә дә ризыкның температура режимы куелган таләпләргә туры килгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Лаборатория күзәтүе нәтиҗәләре дә җитешсезлекләр күрсәтмәде”, - ди Эльвира Салкова.
Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең Биектау районы бүлеге Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча да күзәтчелек итә. Ул районнарда да мәктәп ашханәләрендә югарыда билгеләп үткән җитешсезлекләр ачыкланган.
Коронавирус таралу белән бәйле булган бүгенге шартларда тикшерүчеләр игътибарны антисептик материалларга да юнәлтә. Мәктәпләрдә кулланыла торган антисептиклар бактерия һәм вирусларны юкка чыгара дигән дәүләт теркәве узарга тиеш, антисептиклар салынган савытларның тышкы ягында дезинфекцияләү чарасы турында мәгълүмат булырга тиеш.
2021 елның апреленә кадәр районның барлык мәктәпләрендә дә Роспотребнадзор вәкилләре тикшерү эшләре алып барачак.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев