Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Банк карталарыгыз белән сак кулланыгыз

Банк карталары белән имин куллану ысуллары турында белешмә. Соңгы елларда шәхси банк карталарыннан акча урлау дөнья күләмендәге афәткә әверелде. Криминалистика өлкәсендә эшләүчеләрнең мәгълүматларына караганда, кредит учреждениеләре (банклар) клиентларының банк счетларыннан урланган акча елына йөз миллиард сумнар белән исәпләнә. Пластик карталардан һәм электрон калталардан (акча янчыгы) акча урлау белән бәйле җинаять...

Банк карталары белән имин куллану ысуллары турында белешмә.

Соңгы елларда шәхси банк карталарыннан акча урлау дөнья күләмендәге афәткә әверелде. Криминалистика өлкәсендә эшләүчеләрнең мәгълүматларына караганда, кредит учреждениеләре (банклар) клиентларының банк счетларыннан урланган акча елына йөз миллиард сумнар белән исәпләнә. Пластик карталардан һәм электрон калталардан (акча янчыгы) акча урлау белән бәйле җинаять очраклары елдан - ел арта гына бара. Алдаркаракларның мәкерле тырнагына эләкмәс һәм аларның корбанына әверелмәс өчен банк карталары белән дөрес, сак куллану ысулларын белергә кирәк.

Татарстан Республикасы прокуратурасы каршында эшләп килүче иҗтимагый совет тарафыннан банк карталары белән имин куллану ысуллары турында белешмә-кагыйдәләр эшләнде. Әлеге кагыйдәләр банк картасы хуҗасына үз картасыннан кемнеңдер акча алганын сизгән очракта нинди адымнар ясарга кирәклеген аңлата.

Кагыйдәләр, шулай ук, банк картасыннан хуҗасының рөхсәтеннән башка алынган, юкка чыккан акчаны нинди юллар белән кире кайтарып буласын да тәгаенли. Кагыйдәләргә тиз төшенү максатыннан белешмәгә кушымта буларак суд һәм банк учреждениесенә мөрәҗәгать итәр өчен документлар үрнәге дә бирелгән. Кушымтада банк картасы хуҗасының банк картасыннан акча алу максатында кемдер ясаган операцияләр белән килешмәве турында һәм югалган акчаны кире кайтару турында гариза үрнәкләре дә бар.

Банк картасы хуҗасы үз картасыннан аның рөхсәтеннән башка акча алынганын белгән очракта ниләр эшләргә тиеш? Белешмәдә тасфирланачак кагыйдәләрне бердәнбер дөрес юл дип кабул итәргә ярамый, аларны тәкъдим рәвешендә генә кабул итәргә кирәк.

Әгәр Сез банк картагыздан акча югалганын белеп аласыз икән, кичекмәстән телефоныгызга килгән СМС-хәбәрне тикшерергә, интернет-банк аша мәгълүмат алырга һәм банкның белешмәләр үзәге телефонына шалтыратырга киңәш ителә.

1 очрак

Картадан акчаны банк картасы хуҗасы үзе ала, әмма акча алыну турында СМС-хәбәр хуҗа телефонына бик соң килеп ирешә (1 яисә 2 тәүлек узгач, гамәлдә мондый хәл булырга тиеш түгел). Бу очракта акчаны картадан икенче кешенең алуы турында сүз бармый. Әмма теләгән кеше банкка гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Бер үк вакытта банк хуҗасы полициягә дә гариза яза.

2 очрак

Банк картасыннан акча алу операцияләрен җентекләп тикшергәннән соң да акчаның ни рәвешле югалганлыгы билгесез кала. Бу очракта Сезнең банк картасындагы акчагызга кемдер кул сузган һәм үзләштергән булып санала. Сез нинди гамәлләр кылырга тиеш?

Иң беренче банкка акчагыз югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать итәсез. Шундый ук характердагы гариза полиция органнарына да тапшырыла. Банк картагыздан акча югалганын сизгәч тә, кичекмәстән, картагызның икенче ягына язылган телефон аша банкның мәгълүмат үзәгенә шалтыратырга кирәк. Банк хезмәткәре белән телефон аша сөйләшкән вакытта Сез үзегезнең картадан акча югалу фактына рәсми рәвештә банкның игътибарын юнәлтүегез турында хәбәр итәсез. Шуннан соң банкка язма рәвештә гариза белән мөрәҗәгать итәсез. Гризада үзегезнең банк картагыз аша җинаятьченең акча үзләштерү нияте белән эшләгән операцияләре белән килешмәвегезне һәм юкка чыккан акчагызны тулысы белән кире кайтаруны сорыйсыз. Әлеге гаризаны Сезгә банк картасы биргән банк бүлегенә үз кулыгыз белән илтеп тапшырасыз. Банк Сезнең гаризаны җентекләп тикшергәннән соң Сезгә язма рәвештә җавап кайтара. Әгәр банк Сезнең банк картасыннан югалган акчагызның җинаятьче тарафыннан алынган икәнлеген ачыклый икән, гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына сумманы Сезгә кире кайтара.

Әгәр банк акчаны кире кайтарудан баш тарта икән, бу очракта Сез закон нигезендә судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев