Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Баллы һөнәр иясе

Халыкара умартачылар көнен умартачылар да, бал яратучылар да, баллы яратучылар да бәйрәм итә. Сая авылында гомер итүче Алмаз Шакиров умартачылар нәселеннән. Ул бала чактан ук бал кортлары белән мәшгуль. Әтисе аның кулына беренче тапкыр күрек тоттырганын да бүгенгедәй хәтерли әле ул.

Бер ояда яши торган кортлар бердәм, дус, көчле команда тәшкил итә. Җәен алар бер генә минут та эшсез тормый. Иртә таңнан алып кояш батканга кадәр кортлар бал җыю белән мәшгуль. Көннең кайсы гына вакытында умарта янына килмә, кортлар “быз-быз” килеп кайталар, бераздан тагын очып китәләр. Аларга комачауласаң, чагып алырга да күп сорамыйлар. Шуңа күрә умарта янына килгәндә кортлардан саклый торган киемнәр кияргә кирәк. Алмаз Шакиров иң элек аларны тынычландыру җаен карый - кортларга төтен җибәрә. Шуннан соң гына умарта оясының түбәсен ача. Саклану чараларын күрмәсә, кортлар хуҗаны да чаккалый. Алмаз Шакиров көненә унлап кортның угын ала.

“Мин туганнан бирле кортлар янында. Минем әтием дә умартачы иде. Ул колхоз умарталарын карады. Анда йөздән артык умарта бар иде”, - дип искә ала Алмаз Шакиров. Алмазның бүген берничә дистә умартасы бар. Алар өй янында да, урманда да урнашкан.

Умартачылык белән шөгыльләнү - күп көч һәм игътибар таләп итә торган шөгыль. Яз көне ачык һавага чыгарып куйганнан башлап, кышлату чорына кертүгә кадәр һәр эшне вакытында башкарырга кирәк. Мәсәлән, вакытында умарта оясын юарга, рамнарын өстәп торырга кушыла. Аеру сезонында кортларны да саклап тору мөһим. Әле кортларның яңа төр авырулары барлыкка килеп тора. Яз-көз айларында шул авыруларга каршы көрәшеп алырга кирәк. Мәшәкате булса да, бал кортларының безелдәгән тавышын ишетү -1 күңелгә рәхәтлек, аларның мәш килеп эшләгәнен күрү алга таба тырышырга көч бирә.

Кечкенә “эшчеләр” һава торышы үзгәрүен дә алдан ук сиземләп тора. Җилле көндә кортлар кәефсезләнә, тынгысызлана башлый. Алар өчен иң рәхәт һава 25 градус җылылык.

Сезон башлангач Алмаз Шакиров үз эшен көнләп кенә түгел, сәгатьләп планлаштырып куя.

“Эш көнем иртәнге сәгать 6 да башлана, кичке сәгать 10 да гына тәмамланырга мөмкин. Ә инде бал аерганда тәүлегенә 4 сәгать кенә йоклыйбыз”, - ди Алмаз Шакиров. Без умарталыкта булган көнне хуҗа кортларга кәрәзләр урнаштырды. Мондый эш җәй башында гына эшләнә икән. Башка вакытта кортларга бал җыю эшендә комачауларга ярамый. Алмазның сүзләренә караганда, һава шартлары әйбәт кенә булса, тагын бер айдан кәрәзләрне ачып карарга ярый. Алар бал белән тулып торырга тиеш.

Профессионал умартачы үзенең тәҗрибәсен яшьләр белән дә уртаклаша. Алай гына да түгел, кортларын да аерып бирә. Аерган кортларны яңа ояга урнаштыра.

Ветеринария академиясендә укучы Анастасия Павлова Алмаз Шакиров янына нәкъ менә шундый гозер белән килгән. Яшь кыз умартачылык белән шөгыльләнергә хыяллана. Андыйларга Алмаз бик теләп ярдәм итә. Авылдашларының да күбесе Алмазның ел саен мул уңыш алуын күреп, умартачылык белән шөгыльләнеп караганнар. Әмма табыш алу максаты белән генә керешкәннәр барыбер, иртәме-соңмы, умартачылык эшен ташларга мәҗбүр була. Бал үзе бик татлы булса да, эше татлы түгел. Кортларны яратырга, аларны төрле авырулардан сакларга, умарта асрауның нечкәлекләрен белергә, гомумән, эшеңнән тәм табарга кирәк. Алмаз андый тәмне бала чактан ук татып үскән умартачы, кем әйтмешли, баллы һөнәрне тумыштан ук үзләштергән кеше.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев