"Балкыш" балалар иҗаты үзәгенә йөрүчеләр Халыкара конкурс Дипломантлары булдылар (+ФОТО)
30 апрель көнне Казанда "Апельсин төсендәге балачак" дип исемләнгән Халыкара фестиваль-конкурс узды. Әлеге конкурста "Балкыш" балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче балалар да катнашты. "Хыял" хореография коллективы 2 дәрәҗә Дипломант исеменә (җит.Гөлчәчәк Галләмова), ә "нәфис сүз, 10-12 яшь" номинациясендә Доминика Зыятдинова 1 дәрәҗә Дипломант исеменә (җит.Йолдыз Шакирова) лаек булдылар. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев