Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларга спорт күнекмәләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган

Яңа уку елы башланыр алдыннан уку-язу әсбаплары һәм яңа дәреслекләр әзерләү, әлбәттә, иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әмма шул ук вакытта гомуми урта белем алу мәктәбеннән тыш бик күп балалар өстәмә рәвештә спорт мәктәпләренә дә йөриләр. Биектау мәктәпләрендә укучы балалар спортның нинди төрләре белән бушлай шөгыльләнә алачаклар?

“Инеш” бассейнында без зур чиратка юлыктык һәм бу бер дә очраклы күренеш түгел. Биредә йөзү буенча спорт мәктәбендә шөгыльләнергә теләүчеләрне кабул итә башлаганнар. Бөтен районнан әти-әниләр балаларын бирегә бушлай яздыру өмете белән килгәннәр. Секциягә теләге булган һәркем эләгә алмый инде - монысы аңлашыла. Мәктәпкә 15әр кешедән өч төркемгә кабул итәләр. Кандидатларны сайлап алуга мәгълүм таләпләр дә куелган.

- Беренче чиратта баланың спортның әлеге төре белән шөгыльләнергә һәвәслегенә, күңеле ятуына, физиологик мөмкинлекләренә игътибар итәбез. Бары шуннан соң гына комиссия баланы спорт мәктәбенә алу турында карар кабул итә, - дип аңлатты Биектау районы спорт мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Губаева.

Федераль стандарт нигезендә йөзү буенча спорт төркемнәренә 7 һәм 8 яшьлек балалар кабул ителәчәк. Әгәр дә балагызны бассейнга кабул итмәсәләр, төрле яшьтәге балалар белән бушлай шөгыльләнүче әле тагын дистәләп спорт секциясе бар. “Биектау” Боз сараенда гына да өч йөзләп кеше хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнә ала. Республиканың Спорт министрлыгы һәм Хоккей Федерациясе ярдәме белән Боз сараенда балалар өчен бик яхшы шартлар тудырыла.

- Спорт мәктәбе 2013 нче елда ачылды. Бездә балалар өчен шөгыльләрнең беркайчан да түләүле булганы юк. Әтиәниләр улларының һәм кызларының спорт секцияләренә бушлай йөрүләренә сөенеп туя алмыйлар, - диде “Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Боз сарае янәшәсендә генә спорт комплексы урнашкан. Әлеге ике корылма турында горурлык хисе белән алар районда спорт тормышының чын гәүдәләнеше дип әйтергә була. Биредә район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә гаять мөһим ярышлар уздырыла. Әлеге залда спорт белән көрәшчеләр, футболчылар, баскетболчылар гына түгел, башкалар да шөгыльләнә ала. Спорт күнекмәләрен үстерү өчен балаларга барлык шартлар да тудырылган. Шул ук вакытта әле секцияләр барысы да тулып җитмәгән. Баскетбол командасы тренеры Руслан Зарипов даими рәвештә уенчылар җитмәүнең сизелүе турында әйтә. Шушы сәбәп белән көрәшергә, ярышырга сәләтле коллектив туплап булмый.

- Бушлай шөгыльләнеп була торган баскетбол секцияләре булуга без бик шат. Безнең командага тагын бер-ике кыз өстәлсә әйбәт булыр иде, - диделәр Лиана Спирягина белән Азалия Нәгыймова.

Биектау районында меңнән артык балага спорт белән бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган. Тик кайвакыт район чикләреннән тыш башка урыннарда уза торган ярышлар өчен түләргә туры килә килүен, әмма әти-әниләрнең күпчелеге бу мәсьәләне аңлап кабул итә. Ә әлегә исә баланы спорт секциясенә яздыру мөмкинлеге бар, шулай булгач, хөрмәтле әти-әниләр, кыюрак булыгыз һәм мөрәҗәгать итегез. Спорт мәктәпләре секцияләре район үзәгендә генә түгел, районның башка авыл җирлекләрендә дә бар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев