Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге акция
Биектау районында “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясе узды. Анда райондагы барлык белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Аларның күбесе Россия армиясе сафларында ашыгыч хезмәт узучы авылдашларына хатлар язганнар.
Бөреле урта мәктәбенең 3 нче “А” сыйныфы укучысы Кира Надиенко конкурста икенче елын катнаша. Ул беренче хатын фашист басып алучыларын тар-мар итүдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветеранына юллаган булган. Ә быел Кира Туган илебезне саклау буенча үзләренең изге бурычларын үтәүче хәзерге Ватан сакчыларына мөрәҗәгать итәргә дигән карарга килгән.
- Болай алганда хат язу әллә ни кыен эш түгел. Әмма нәкъ менә син җибәргән хат солдатның күңеленә үтеп керерлек булсын өчен нишләргә? Әнием безнең мәктәп турында видеоролик төшерергә һәм адресат әлеге видеоязма урнаштырылачак сайтка күчә алсын өчен хатка куар-кодны да салырга кирәк дигән бер кызыклы фикер әйтте, - диде Кира Надиенко.
Әйткән сүз - аткан ук. Әнисе белән бергәләп Кира мәктәп бинасын видеога төшереп кенә калмаганнар, бик кызыклы видеосюжет та әзерләгәннәр. Мондый хат Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итүче солдатның күңеленә хуш килер, дип өметләнергә генә кала.
Жюри мәктәп укучысы Кира Надиенконың үзенчәлекле алым белән эш итүен югары бәяли һәм “Солдатка хат” конкурсында аңа 1 нче урынны бирә.
Быел 100ләп укучы хәрби хезмәткәрләргә үзләренең хатларын юллаганнар. Биектау районының яшь гражданнары үзләре, күңелләрендәге уй-хыяллары турында язганнар, кайберләре хатка рәсемнәр, фотосурәтләр һәм үзләре чыгарган шигырьләрен дә өстәгәннәр. Солдатка хат язу бик күп балалар өчен гаять мөһим һәм җаваплы эшкә әверелгән. Хатларның барысы да хәрби частьләргә җибәрелгән.
“Содатка хат” Бөтенроссия акциясе үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән һәм ул укучыларда армия хезмәте һәм РФ Кораллы Көчләре башкара торган бурычлар белән кызыксыну уятуга булышлык итә. Иң кыйммәтлесе шул - балаларның туган җиреннән, өеннән еракта булган кешегә аның турында онытмауларын, ярдәм итәргә әзер булуларын белеп тору мөһим икәнлеген аңлавы.
Елена МАРТЫНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев