Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Балачак корабы

Районның иң яшь талантларын барлау һәм аларны профессиональ сәхнәгә әзерләү максатыннан Биектау балалар бакчаларында ел саен "Балачак корабы" дип исемләнгән фестиваль уздырыла. Фестиваль узган елның декабрь аенда старт алган иде. Соңгы өч ай дәвамында фестивальнең сайлап алу туры уздырылды. Барлыгы ике номинациядә - "Вокал" һәм "Бию сәнгате" - оста башкаручылар...

Районның иң яшь талантларын барлау һәм аларны профессиональ сәхнәгә әзерләү максатыннан Биектау балалар бакчаларында ел саен "Балачак корабы" дип исемләнгән фестиваль уздырыла.
Фестиваль узган елның декабрь аенда старт алган иде. Соңгы өч ай дәвамында фестивальнең сайлап алу туры уздырылды. Барлыгы ике номинациядә - "Вокал" һәм "Бию сәнгате" - оста башкаручылар ачыкланды.
"Балачак корабы" фестивалендә районның 32 балалар бакчасыннан барлыгы 200дән артык бала катнашты. 25 мартта районның үзәк мәдәнит йортында фестивальгә йомгак ясау чарасы - гала-концерт узды. Районның 16 балалар бакчасы коллективлары анда үзләренең талантларын ачып салды.
Сабыйлар төрле жанрларда үзләренең талантларын күрсәттеләр. Җырга, биюгә, шигырь сөйләүгә нәфис сүз осталыгына һәвәс балалар бу бәйгегә озак һәм ныклап әзерләнде. Тәрбиячеләр әти-әниләр белән бергәләп үз куллары белән бик күп әкият персонажлары костюмнарын, төрле халыкларның милли киемнәрен тектеләр, сәхнә өчен декорацияләр, курчаклар ясадылар.
Гала-концерт зур бер бәйрәмгә әверелде. Балалар, гадәттә, үз чыгышларын көтеп ялыга башлый иде. Ә монда алар аруның ни икәнен дә белмәде. Чөнки аларның һәрберсенә күңелле, рәхәт иде.
Залда балаларның чыгышларын шат күңелле җанатарлар алкышлап утырды. Җанатарларның күбесе балаларның әти-әниләре иде, әлбәттә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев