Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Бал кортлары да кайгыртуга мохтаҗ

Июнь азагында “Россия Федерациясендә умартачылык турында”гы Федераль закон гамәлгә керде. Аның нигезендә бал кортларын агрохимикатлар һәм пестицидлар белән агулауга юл куймас өчен умартачыларны яклау мәсьәләләре җайга салына. Әлеге законны кабул итүгә 2019 нчы елның җәендә бал кортларының күпләп үлүе сәбәп булды.

Гомәр Гыйниятов умартачылык белән 20 елдан артык шөгыльләнә. Моннан байтак еллар элек, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгәндә аның башына ничек тә булса бераз өстәмә акча эшләп алырга иде, дигән фикер килгән. Тора-бара бал ”ташучы” нәни бөҗәкләргә шулкадәр ияләнеп китә, хәтта корт гаиләләрен икедән кырыкка җиткерә.

Бал кортларын тәрбияләүгә бәйле проблемалар Гомәр Гыйниятовка яхшы таныш. Алар да кешеләр кебек үк авырыйлар, шунлыктан аларның халәтенә бик зур җаваплылык белән карау таләп ителә. Әгәр дә үз вакытында чарасын күрмәсәң, кортларның күпләп һәлак булулары да ихтимал.

- Умарталыкка якын урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре яки фермерлар лицензияләнмәгән агулы химикатлар кулланса, сиптерү технологиясен җиренә җиткереп үтәмәсә, проблемалар барлыкка киләсе билгеле. Катлаулылыклар килеп чыкмасын өчен, үсемлекләрне төнге сәгатьләрдә һәм билгеләнгән срокларында бал кортларына зарар китерми торган препаратлар белән эшкәртергә генә кирәк, - дип үз фикерен белдерде Гомәр Гыйниятов.

Гомәр Ибраһимовның үзе әйтүенчә, ул яши торган Кондырлы авылында эшкәртү таләп ителә торган борчак, рапс һәм башка культуралар үстермиләр. Шуңа күрә ул әлегә үзенең бал кортлары турында хафаланмый. Әмма узган елларда башка умартачылар күңелсез хәлләргә юлыкканнар. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, бал кортлары балтырганга да очып куналар икән. Умартачы сүзләренә караганда, балтырганны чәчәк атканга кадәр эшкәртсәң, проблема килеп чыкмаячак. Бал кортларын үлемгә дучар итүче төп сәбәп башкарыла торган гамәлләрнең үзара килешенмәгән булуында, ди ул.

- Бәхеткә, минем бал кортларым һәлак булмадылар. Быел да шулай имин булыр дип өметләнәм. Шунысы аермачык - әгәр дә без власть, фермерлар белән бер максатны куеп, килешенеп эшләсәк, барысы да тәртиптә булыр. Шулай кирәк тә, чөнки бу безнең уртак эшебез. Бал кортларын уңдырышлылык нигезе дип юкка гына әйтмиләрдер, - диде Гомәр Гыйниятов.

Бал кортларының куркынычсызлыгы өчен нинди чаралар күрелүе турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә әйттеләр.

Реклама

- 2019 нчы елда бал кортлары пестицидлар белән агуланды. Бәхеткә, зыян күрүче умартачылар алай күп булмады. Бал кортларының агулануы дүрт авыл җирлегендә күзәтелде, - дип билгеләп үтте Биектау районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Бу хәлдән соң гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия оештырыла һәм ул бүгенге көндә барлык умартачыларны үз канаты астына алган, сорауларга үз вакытында җавап бирә һәм эшкәртү-сиптерүләр планлаштырылганда алдан кисәтә.

- Оперативлыкка ирешү өчен өч ватсап-төркем оештырылды, умартачыларны кызыксындырган темаларга хәбәрләр анда үз вакытында хәбәр итеп торыла. Бөтен яңалыкны игътибар үзәгендә тотабыз. Бүгенге көндә районда бер генә җирдә дә бал кортларының үлүе күзәтелми, - дип сөйләшүгә нәтиҗә ясады Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Бүгенге көндә районда 303 умарталык һәм бер крестьянфермер хуҗалыгы эшли, аларда гомумән алганда 4,5 мең корт гаиләсе тотыла.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев