Реклама
ЯҢАЛЫКЛАР
Бакчада балаларны әйбәт ашаталар - тикшерү нәтиҗәсе шундый
Октябрь азагына якынлашты, туклануга бәйле барлык тикшерүләр артта калды. Мәктәпләрдә тиздән көзге каникуллар башланачак. Каникулга бөтенләй тукталмыйча диярлек эшли торган бердәнбер учреждение - ул балалар бакчасы. Без бу юлы мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны ничек ашатуларын тикшереп карарга булдык.
Әле моңа кадәр без туклануны бары тик мәктәпләрдә генә тикшергән идек. Монысында әлеге мәсьәләнең балалар бакчаларында ничек оештырылганлыгын карап килергә булдык. Чөнки мәктәпкәчә белем бирү шартлары да гаять мөһим. “Солнышко” балалар бакчасына без килергә 5 минут кала шалтыраттык, төшке ашка күп вакыт калмаган иде инде.
М ә к т ә п к ә ч ә б е л е м б и р ү учреждениесендә без беренче эш итеп юу чараларын, савыт-сабаны, плитәләрне күзәтеп чыктык. Ризыкларны туклану Департаменты тарафыннан тәкъдим ителгән 10 көнлек меню белән чагыштырдык. Балык, яшелчәләр, сөт ашамлыкларының ничек саклануын тикшердек. Куллану вакыты чыккан ризыклар яки башка җитешсезлекләр күзәтелмәде.
- Бездә туклану Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты тарафыннан оештырылган. Бүгенге көндә безне кәстрүлләр һәм савыт-саба мәсьәләсе борчый. Төркемнәрдә савыт-сабаны алыштырып торабыз, ә кәстрүлләр барысы да диярлек иске, - дип үзенә тынгы бирмәгән проблема турында сөйләде “Солнышко” балалар бакчасы мөдире Лилия Шеваловская.
Балалар бакчасында барлыгы 165 бала туклана. Проект куәте 110. Аш пешерүчеләр, ә алар өчәү, иртән иртүк киләләр һәм балаларны өч тапкыр ашату өчен көне буе эшлиләр. Тукландыру иртәнге аштан, икенче иртәнге аштан, төшке аштан һәм кичкә таба бирелә торган туклыклы ризыклардан тора. Өләшү тәрәзәсе аша кәстрүлләрне төркемнәргә алып керәләр һәм ризыкны шунда тәлинкәләргә салалар. Төркемдәге махсус бүлмәдә савыт-сабаны юалар һәм яңадан кухняга илтеп тапшыралар.
- Безнең бакчага йөрүче балалар кәтлит, ашлар, сокларны бик яраталар, - диде бракераж комиссиясе рәисе Рузилә Гайфетдинова.
Тәлинкәләрдә ризык калмый диярлек, димәк, нәниләр үзләренә тәкъдим ителгән ризыкларны яратып ашыйлар. Контроль-хисап палатасы рәисе Наил Хәйретдинов туклануның яхшы оештырылганлыгын билгеләп үтте.
Галия ИЛДАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев