Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакчачының – уңышы, ә авылның проблемасы “уңа”

Усад авыл җирлегенә караган  Чубарово авылы халкы бакчачылардан зарлана.

Бакчачылар җәй җитү белән үз кишәрлекләрендә актив тормыш алып бара башлыйлар. Әмма авыл халкы мондый күренештән канәгать түгел. Май аеннан башлап кара көзгә кадәр тормыш-көнкүреш калдыклары сала торган контейнерлар һәрвакыт тулы була. Алай гына да түгел, янәшә-тирәләре чүп-чар белән каплана, аларны җил бөтен авыл буйлап “уйнатып” йөри. Ел саен контейнерлар янына этләр, мәчеләр  ияләшә. Аларны да бакчачылар үзләре белән алып килә. Ә быел биредә көчекләр пәйда булды. Димәк, алар инде үсеп җиткәч тә контейнер тирәсендә көн күрәчәк.

Авылда кеше бер-берсен бик яхшы белә. Алар җайга салынган тәртип белән яшәргә күнеккән. Авыл халкы беркайчан да этен урамга чыгарып җибәрми. Мондый тәртипсезлекне бары тик килеп-китеп йөрүче бакчачылар гына эшли ала дигән фикердә алар.

“Ял көннәрендә урамнарда балалар бик күп була – оныклар кунакка кайта. Ә аларга урамда уйнарга,  велосипедта йөрергә  мөмкинлек юк, - ди Гаяз Акшев. – Чөнки бакчачылар үз машиналарында урамнан яшен тизлеге белән узып китә.  Без көне буе оныкларны күзәтеп торырга мәҗбүр”. Авыл халкы монысына да түзәр иде, әмма чүп-чар проблемасы җәй буе күңелгә дә, күзгә дә тынгылык бирми. Чүп контейнерлары урам башына урнаштырылган. Ә  «Рассвет-1» һәм  «Фотохимик» ширкате бакчачылары үткәндә-сүткәндә барлык чүп-чарын юл өстендәге контейнерга ташлап китә.  

“Карагыз инде моны, яхшылап төреп ташланган чүп-чар болай таралып ятмый. Ә бакчачылар машинадан да төшми, тәрәзәдән генә атып китәләр. Алар өчен чүп контейнерга эләктеме, әллә җиргә төшеп калдымы – барыбер”, -  ди авылда яшәүче  Дмитрий Михайлов.

«Фотохимик» бакчачылык ширкатенең үз контейнерлары бар. Ширкать рәисе  Любовь Максимова сүзләренә караганда, контейнер атнага бер тапкыр чистартылып тора.

«Рассветта» исә контейнерлар юк. Һәр ике бакчадан чыгу юлы бер. Шул сәбәпле чүп-чарны кайсы ширкать кешесе калдырганын да белеп булмый. «Рассвет» ширкате рәисе Юрий  Юрков бакчачылар белән бу темага даими рәвештә сөйләшүләр алып бара, әмма бакча җирлегенә контейнер кую әлегә планга кермәгән. Димәк, бакчачыларп чүп-чарны Чубарово авылы контейнерына ташлауны дәвам итәчәк.

  

Галия Ильдарова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев