Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Азат Кәлимуллин: Безгә көчле җанатарлар кирәк

12 майда Биектау районында "Иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасын" ачыклау максатыннан бәйге узачак. Бәйге турында сөйләвен үтенеп, без Биектау районы янгыннан коткару гарнизоны башлыгы Азат Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек. - Азат Фәритович, янгын сүндерүчеләр арасында узачак бәйге турында тулырак сөйләп үтегез әле. - Әлеге бәйге республика дәрәҗәсендә уза. Моңа кадәр...

12 майда Биектау районында "Иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасын" ачыклау максатыннан бәйге узачак. Бәйге турында сөйләвен үтенеп, без Биектау районы янгыннан коткару гарнизоны башлыгы Азат Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Азат Фәритович, янгын сүндерүчеләр арасында узачак бәйге турында тулырак сөйләп үтегез әле.
- Әлеге бәйге республика дәрәҗәсендә уза. Моңа кадәр республиканың һәр муниципаль районында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы боерыгы нигезендә җирле ирекле янгын сүндерү командалары арасында бәйгеләр узган иде инде. Район җирлекләрендә иң яхшы дип табылган командалар республика ярышына Биектау районына киләчәк. Ярышлар спорт чаралары белән үрелеп барачак. Командалар үзләренең хәрби әзерлеген, мобильлеген, көчен һәм акылын күрсәтәчәк.
- Ярышларда барлыгы ничә кеше катнашачак?
- Безгә республиканың 45 районыннан янгын сүндерү командалары киләчәк. Һәр командада 6 кеше һәм 2 район вәкиле булачак. Ярышларда турыдан-туры катнашучылар гына да 360 кешегә җитә. 500гә якын җанатар килүе көтелә.
-Бәйгегә әзерлек эшләренең барышы турында да сөйләп үтегез әле.
- Мондый мәртәбәле бәйгене үзебездә кабул итүебез белән без, әлбәттә, горурланабыз. Әлеге ярышлар ел саен уздырыла. Бездәгесе - 6-нчысы булачак. Элек мондый ярышлар шәһәрләрдә генә уздырыла иде. Узган ел республика янгын сүндерүчеләрен Апас районы кабул иткән иде. Бәйгене үзеңдә кабул итү мәртәбәле булса да, җаваплылыгы бик зур. Без бүгенге көндә Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин раслаган план буенча эш итәбез. Әзерлек эшләре план буенча бара. Анда район активы да зур булышлык күрсәтә. Бәйге үзе "Усад" спорт комплексында узачак. Комплекста бәйгене югары дәрәҗәдә уздырырлык шартлар тудырылган. Янгын техникасы күргәзмәсен урнаштыру өчен менә дигән мәйдан, катнашучыларны теркәү урыны, мандат комиссиясе эше өчен аерым бина, ярышларда катнашучыларны һәм аны оештыручыларны ашату өчен ашханәләр көйләнә. Ярыш барышында комментарий биреп бару, ярышларның музыкаль бизәлешен тәэмин итү кебек иҗади эшләре дә бар бит әле. Хөкемдарлар өчен дә тыныч, уңайлы эш шартлары тудыру каралган. Усад спорт комплексы ярыш таләпләренә тулысы белән җавап бирә.
- Биектау районы командасының ярышларга әзерлек дәрәҗәсен Сез ничек бәялисез?
- Биектау районы данын ярышларда Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе янгын сүндерү командасы яклый. Әзерлек актив рәвештә бера. Егетләр янгын сүндерү командасы базасында да, Усад спорт комплексында да даими рәвештә күнегүләр узалар. Ярышларда җиңеп чыккан командага янгын сүндерү автомобиле тапшырылачак.
- Янгын сүндерү автомобиле - беренче урынны алган командага биреләчәк. Ә 2-нче, 3-нче урыннарны алган командаларны нинди бүләкләр көтә?
- Акчалата бүләк тапшырыла. Аның күләме бүгенге көндә сер итеп саклана. Җиңүчеләр, шулай ук, көнкүреш техникасы белән дә бүләкләнәчәк.
- Ярышларда җиңеп чыккан команда алга таба республика данын якларга барачакмы?
- Әйе, мондый ярышлар регионнар арасында да, Россия күләмендә дә уздырыла. Идел буе округы республикаларында җиңгән командалар ел саен Тверь шәһәренә җыела. Анда Идел буе округы республикаларының иң яхшы янгын сүндерү отрядлары катнашында ярышлар уза. Биектауда беренче урынны алган команда Тверьдәге ярышларда катнашачак.
Яңадан Биектау районында узачак бәйгегә әйләнеп кайтсак, аның үзенчәлекле яклары да бар. Янгын техникасы күргәзмәсенә революциягә кадәр кулланышта булган янгын су кудыргычлары, совет заманында иң алдынгы дип саналган янгын техникасы һәм хәзерге янгын сүндерү техникасы да куелачак.
Ярыш кысаларында балалар арасында уздырылган "Су куркынычсызлыгы" темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсенә йомгак ясала. Тиздән балаларның җәйге каникуллары башлана. Коену сезоны ачыла. Тема нәкъ менә шунысы белән актуаль дә инде. Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган бәйге дә җәйге көндә актуаль булып кала. Бәйгеләрдә җиңеп чыккан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Мин Биектау халкын кызыклы һәм мавыктыргыч чараларны тамаша кылырга чакырып калам. Биектау командасына җиңеп чыгар өчен көчле җанатарлар кирәк. Ярышлар 12 майда сәгать 10.00 башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев