Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында“Һөнәре буенча иң яхшы белгеч ” һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр арасында Биектау районы яшьләре дә бар

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч " һөнәри осталык конкурсында катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар. Бәйгенең теоретик һәм практик этабы кичә 28 октябрь Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария...

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь белгечләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч " һөнәри осталык конкурсында катнашучылар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очраштылар.
Бәйгенең теоретик һәм практик этабы кичә 28 октябрь Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясендә һәм Казан дәүләт аграр университеты базасында узды. Теоретик ярышта катнашучыларга профессия буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк булса, практик өлештә теорияне эшләп күрсәтергә туры килде. Ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган, эшли торган профессияләрендә хезмәт стажы 1 елдан ким булмаган республиканың төрле районнарыннан яшьләр катнашты.
Бүгенге очрашуда Марат Әхмәтов номинацияләрдә җиңүчеләрне дә бүләкләп китте. Җиңүчеләр арасында Биектау районнан да өч вәкил бар.
1. "Иң яхшы терлекче-бозаулар караучы" номинациясендә "Красная Заря" хуҗалыгыннан Наталья Мамаева БЕРЕНЧЕ урынга;
2. «Иң яхшы сыер саву операторы" номинациясендә "Красная Заря" хуҗалыгыннан Антон Мамаев ИКЕНЧЕ урынга;
3. «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы» номинациясендә "Бөреле" хуҗалыгыннан Гөлүсә Закирова ӨЧЕНЧЕ урынга лаек булдылар.
Яшьләребезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев